Туембаш җирлеге оешуга – 20 ел
Туембаш яклары турында соңгы елларда газетабызда аз язылмады. Сәбәбе дә чыгып торды - җирлектә йә берәр объект ачылды, йә эшмәкәрлек буенча тәҗрибә уртаклашу йөзеннән семинар үткәрелде. Төрле чаралар, бәйгеләр уздырып та, район халкының игътибарын җәлеп иттеләр.
Туембашлыларны искә алырлык тагын бер форсат чыкты әле: октябрь аенда авыл җирлеге оешуга 20 ел булды. Мәңгелек вакыт агышында бу зур ара булмаса да, башкарылган эшләрне барлаганда аның авыл халкы өчен хәлиткеч булуына төшенәсең. Хәер, башта узган гасырның 97нче елына әйләнеп кайтыйк әле.
-Элек Туембаш белән Чуллы авыллары Күкшел җирлегенә карый иде. Читтәге авыллар булгач, игътибар да җитеп бетмәде, берәр белешмә кирәк булса да, 10-12 чакрым ераклыктагы авыл Советына барасы иде, ә бу өлкән яшьтәгеләр өчен бер дә җиңел түгел. Шуңа авылдашыбыз, ул вакытта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, ә хәзер министр урынбасары булып эшләүче Илдус Габдрахманов үзебездә мөстәкыйль күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге оештыру тәкъдиме белән чыкты һәм аның тырышлыгы белән бу фикер тормышка да ашырылды. Авыл Советы белән җитәкчелек итүне миңа - яңа гына укып кайтып, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлаган 21 яшьлек егеткә тапшырдылар. Яшьлегем белән бу вазыйфаның нинди катлаулы икәнлеген аңлап та бетермәдем. Эшли башлагач кына кая килеп "капкангымны" аңладым, әмма артка чигенергә юл юк иде инде, баш-аягым белән проблемалар эченә кереп киттем, - дип искә алды җирлекнең тәүге адымнарын аның алыштыргысыз җитәкчесе Илфат Гарипов.
Ә авырлыклар, җитмәүчелекләр аз булмаган. Бу хакта безгә җирлектә яшәүчеләр үзләре бәйнә-бәйнә сөйләде.
Фәния Мотыйгуллина, Туембаш авылы:
-Авылыбызның 20 ел элеккеге хәлен сөйләп кенә бетерерлек түгел, юл, су, газ, телефон -болар турында хыяллана да алмый идек. Әле дә хәтеремдә: күрше егетен армиягә озату мәҗлесе барганда авылның икенче очында янгын чыкты. Бу хакта хәбәр итәргә дип күршеләргә кермәкче булам, әмма урам аркылы пычракны ерып чыгарлык түгел. Аптырагач, озын кунычлы бутыйлар киеп кердем. Без гомер буе итек бастык. Кыш җитсә, кайгыга батабыз, чөнки бураннарда йон тетәргә, ә аның машинасы Кукмарада һәм Малмыжда гына бар иде, басылган итекләрне сатарга чыгып китәргә юл өзелә, олы юлга карны көрәк белән казып чыккан вакытлар да аз булмады. Гомер буе урамында су колонкалары булган авылларга кызыгып яшәдек, ә үзебез суны чишмәдән, инештән ташыдык. Телефон авылда өч кенә йортта, читтәге туганнар белән сөйләшергә кирәк булганда Кукмарага барып куна идек. Яңа җитәкчебез (үзебезнең як кешесе булсын дип, без аны үзебез куйдырттык) эшне йортларга газ кертүдән башлады. Аннан соң үзе басуда карьер ачтырып, үзе транспорт табып, таш ташытып авыл эчендәге юлларны рәткә китерде. Су кертү дә зур мәшәкатьләр тудырды: авыл урамнары тар булгач, торбаларны бакчалар аша суздылар. Моны аңламыйча, каршы килүчеләр, эшкә аяк чалучылар да булмады түгел. Эш тукталыр инде дип курыккан идек, әмма аны ахырынача башкарып чыкты. Аннан мәктәп бинасы җимерек хәлдә, ябылыр инде дип сөйләнделәр, үз чираты белән анысы да яхшылап ремонтланды, аннан соң балалар бакчасы төзелде. Йортларга телефоннар кертелде, интернет ялганды. И-и, оҗмах кебек тормышта яшибез, Аллага шөкер. Авылыбызда ялгыз яшәүче өлкәннәргә, авыр тормышлы гаиләләргә игътибар зур, аракыга мөкиббән китүчеләр дә айныды. Илфат энебезгә бик зур рәхмәт, бик тәртипле гаиләдә үскән иде, үзе дә бик акыллы, сабыр булды, тормыш иптәшенең дә яхшысы туры килде. Эше уңышлы булсын, юлларда исән-сау йөрсен дип телибез. Халык өчен тырышып йөри торган җитәкче ул.
Сөембикә Нигъмәтуллина, Чуллы авылы:
-Мин үзем 20 ел Туембашка йөреп, күмәк хуҗалыкта эшләдем. Бер тирәдә кайнашкач, авыл Советындагы эшләрдән хәбәрдар булып, авырлыкларын үз күзләрем белән күреп тордым. Йортларга газ керде дип әйтүе бик җиңел, ә аның документларын рәсмиләштерү өчен күпме йөрергә, акчасын, төзелеш материалларын табарга кирәк. Бу бит кулларда тере акча, кибетләрдә товар юк заман. Хәзер генә ул күп төзелешләр дәүләт программалары нигезендә башкарыла. Ә элек барысын да үзең юллап табасы иде. Урамнарга суүткәргеч сузганда, авыл Советы рәисе, өйләрегезгә су кертегез дип, торбаларга кадәр үзе табып алып кайтты. Кибетебез ябылган иде, анысы да хәл ителде. Көчле җил чыкса, баганалар авып, чыбыклар өзелеп, утсыз калган чаклар аз булмады, бу проблема да игътибарсыз калмады. Артыннан йөреп, өйләргә телефон керттерде. Зиратлар, чишмәләр караулы - Илфат бу эшләрне дә оештыра, кирәк-яракны алып кайтып бирә. Без инде шулкадәр күнеккәнбез: краннарда су бетсә дә, ут булмый торса да, тизрәк аңа шалтыратабыз, аннан башка бер проблема да хәл ителми.
Бу апалар санап киткән эшләрдән тыш та күп мәсьәләләр хәл ителгән әле, аларын җирлек башлыгы белән бергәләп барладык. "Чиста су" программасы буенча өч буа ясалган, 27 янгын гидранты урнаштырылган. Сугышта һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл куелган. Җиде миллион сумлык чыгымнар тотылып, яңа мәчет бинасы салынган. Узган ел бер миллион сумлык грант отып, шул акчага Туембашта ял һәм спорт мәйданчыгы корылган.
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 27 октябрь саныннан укып белә аласыз.
Эльвира Мөбәракшинә фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев