Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туембаш авылында яңа төзелгән авыл җирлеге бинасы ачылды

Проект буенча бина өч эш кабинеты, санузел, архив бүлмәсеннән тора.

Туембаш авылында яңа төзелгән авыл җирлеге бинасын ачу тантанасы булды.

Җирлек халкының сөенечен уртаклашырга «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Сергей Димитриевлар килгән иде.

«Кукмара районы миңа элек-электән якын. 1995 елны Мамадыш районы башлыгы итеп билгеләндем. Авыр вакытлар иде: газ, юллар юк... Шул вакытта бөтен җитәкчеләрне җыеп, кукмаралыларның яшәешен, нәрсәләр эшләгәнен карарга, тәҗрибә тупларга, дип бирегә килдек һәм шаккатып кайтып киттек. Шуннан соң районнарда төрле үзгәрешләр  булды, Кукмараның да авыр чаклары бар иде. Ә соңгы җиде елда сезнең районда кайсы гына өлкәне алып карасаң да, зур үсеш күренә. Авылларыгыз да бик матур, шәһәр янындагы бер поселокны хәтерләтә, тормыш итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, - диде башкала кунагы һәм җирлек башлыгына истәлек бүләге тапшырды. - Хәзер безнең алда төп бурыч – халыкны эш белән тәэмин итү. Әгәр әлеге юнәлештә дөрес сәясәт алып барсак, авыллар юкка чыкмас, ә тормыш шартлары шәһәрнекеннән ким булмас, дип ышанам. Әлеге бина исә авыл халкының очрашу, җирле мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, киңәшләшү урыны булсын иде, дип телим».

Әйе, авылларда нинди генә социаль объектлар калкып чыкса да, зур байлык, димәк, җирлекнең киләчәге бар, ул яши, үсә, яңара, дигән сүз. Моны район башлыгы да билгеләп үтте. «Бу якларга кем генә килсә дә, авылларның төзеклегенә, хуҗалыкларның ныклыгына сокланып китә. Сез итек тә басасыз, терлекчелектә дә сынатмыйсыз. Авылыгыз алга таба тагын да яшәрер, матурланыр дип ышанам», - диде ул һәм туембашлыларга эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде.

Иркен, матур корылма Татарстан Республикасында авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары биналары төзелеше программасы нигезендә аякка баскан. «Домострой» төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиевның сүзләренә караганда, җиһазлары белән бергә ул 5 миллион сумнан артыкка төшкән.

«Биредә төзелеш эшләре 2020 елның август аенда башланып китте. Бу урында коры җир иде, аны тигезләдек. Бинаның гомуми мәйданы 110 квадрат метрны били. Эш барышында әллә ни авырлыклар белән очрашырга туры килмәде, бары тик газ кертү мәсьәләсе һәм соңыннан суыклар башлану гына эшне бераз тоткарлады», - диде ул.

Төзелеш оешмасында хезмәт куючыларның тырышлыгы белән якты, җылы бина барлыкка килгән. Проект буенча ул өч эш кабинеты, санузел, архив бүлмәсеннән тора.

Туембашның аерым җирлек булып оешып эшли башлаганына 24 ел булган. Әлеге вакыт эчендә аларның эш урыннары 21 ел – клубта,  соңгы 3 елда иске мәдрәсә бинасында булган. Мондый мәшәкатьләр генә җирлек проблемаларын чишәргә, алга атларга комачау итмәгән.

Безнең төп максат – авылларны төзекләндерү, халыкның яшәү шартларын тагын да уңайлырак итү, дип белдерде  җирлек башлыгы Илфат Гарипов. Бүгенге көндә әлеге юнәлештә шактый эшләр башкарылган. Авылга ут, су, газ, юл, телефон кергән, социаль объектлар эшли.  

«Районда иң соңыннан оешкан җирлек булсак та, күрсәткечләребез бик яхшы. Үткән ел гына да ике грант ярдәмендә Чуллы авылында 600 квадрат метр мәйданда һәйкәл, Туембашта балалар мәйданчыгы булдырдык, клуб бинасы эчке һәм тышкы яктан капиталь төзекләндерелде, өр-яңа котельная салдык. “Тойма” җәмгыятенең ярдәме белән клубларга аппаратура, җиһазлар сатып алынды. Авылның бизәге булырдай чишмәләр барлыкка килде. Юллар каралды, урамнар яктыртылды... Саный китсәң, башкарган эшләр бик күп. Болар, әлбәттә, күмәк хезмәт нәтиҗәсе, шуңа күрә җитәкчелеккә һәм җирлек халкына рәхмәтемне җиткерәм», - диде ул.

Туембаш халкы хезмәттән ямь-тәм табып яши. Моны урам буенча тезелеп киткән купшы, матур йортлар да раслый. Ә яңа, заманча итеп эшләнгән әлеге бина җирлекнең киләчәге өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ачар, озак еллар халыкка игелекле хезмәт итәр, дип ышанабыз.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk