Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туембаш авыл җирлеге үзара салым программада актив катнаша

Быел үзара салымны бер кешегә 850 сумнан җыярга уйлыйлар

Республикада үзара салым җыю программасы берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Әлеге вакыт аралыгында шәһәр, авылларда нинди генә мәсьәләләр хәл ителмәде: халыкның үзәгенә үткән юллар проблемасы, зират коймаларын тәртипкә китерү, янгын гидрантлары урнаштыру, чишмәләрне кайгырту һәм башкалар. Беренче елларны акча җыю кешеләрдә шактый канәгатьсезлек хисе уятса да, хәзер аның кирәкле гамәл икәнен халыкның күпчелеге таныды инде. 2018 елда җыелган акчаларга районыбыз җирлекләрендә нинди эшләр башкарылган соң? Шул турыда Туембаш авыл җирлеге башлыгы белән сөйләштек.

Илфат ГАРИПОВ:

- Районда үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле безнең җирлек тә анда актив катнаша. Авылларны төзекләндерү, көн кадагындагы мәсьәләләрне чишү өчен дәүләт шундый мөмкинлек биргән икән, аннан файдаланып калырга кирәк, дип уйлыйм. 
Үткән ел җирлектә үзара салым бер кешегә 1100 сум күләмендә билгеләнгән иде. Җыелган акчаларны нинди мәнфәгатьләрдә кулланасын авылдашлар белән бергә планлаштырабыз. Быел үзара салым акчасына халыкны борчыган күп эшләр башкарылды. Чуллы белән Туембаш авылларында салынган юлларның бәясе генә дә 1 миллион 500 мең сумга төште. Гомер буе пычрак ерып йөргән урамнарга вак таш түшәлде, мәктәпкә илтә торган юлда “Тойма”  елгасы аша җәяүле күпере эшләнде, Туембашта 800 метр зират коймасы яңартылды, ике авылга да су насослары сатып алынды, ут баганаларында ут яктырткыч лампалар энергия саклагычларга алыштырылды. Уйлап карасаң, бу – бик зур эшләр, әгәр мондый программалар булмаса, җирлекнең аны башкарырга көченнән килмәс иде. Әле 160 мең сумлык хәл итәсе мәсьәләләр калды. Зиратка капка эшләтәсе, чүп савытлары урнаштырасы бар...

Быел үзара салымны балигълык яшенә җиткән һәр кешегә 850 сум дип билгеләдек. Бу акчаларны түләүдән I төркем инвалидлар һәм көндезге бүлектә укучы студентлар (курсантлар) азат ителә. Алла боерса, тупланган акчаларның күп өлешен авылларны янгын куркынычсызлыгы белән  тәэмин итү өчен тотарга уйлыйбыз. Чөнки ут афәте әледән-әле кабынып тора, саклану чаралары күрү бервакытта да артык булмаячак. Билгеле, безнең җирлектә үткән елларда да янгын гидрантлары күп куелды, хәзер исә шланглар, колонкалар сатып алырга кирәк. Чуллы авылында мәктәп янына балалар өчен уен мәйданчыгы да ясарга планлаштырабыз, ә Туембашта исә чишмә төзекләндереләчәк. Киләсе елга да акчаларның бер өлеше җирлектәге юллар төзелешенә кулланылачак. 
 

Фото: Илфат Гарипов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X