Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәртип күрсәткечтә чагыла

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, биш күрсәткечтән чыгып, район һәм хуҗалыкларның нинди урында торуларын ачыклаганнар. 75тән югарырак балл җыючыларны беренче категориягә керткәннәр. Кукмара районы, 78 балл җыеп, беренчеләр исемлегенә кергән. Бу тармактагы уңышларга, әлбәттә, беренче чиратта Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары зур өлеш кертә. Аларның алдынгы эш тәҗрибәсе...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, биш күрсәткечтән чыгып, район һәм хуҗалыкларның нинди урында торуларын ачыклаганнар. 75тән югарырак балл җыючыларны беренче категориягә керткәннәр. Кукмара районы, 78 балл җыеп, беренчеләр исемлегенә кергән. Бу тармактагы уңышларга, әлбәттә, беренче чиратта Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары зур өлеш кертә. Аларның алдынгы эш тәҗрибәсе турында газетабызда инде бер генә тапкыр язылмады. Ә менә элек ВАМИН-Татарстан составында хәзер банкротлык процедурасында булган агрофирмалар ни хәлдә икән?

"Тукай" агрофирмасын ике ел элек яңа инвестор арендага алган. Генераль директорлары - Вәкил Габдрәшитов белән бу килүебездә очраша алмадык. Ә агрофирманың башкаручы директоры Раил Галимуллин бу вазыйфага яңарак кына тотынса да, инде эш җаен алганга охшап тора.

-Фермага көненә икешәр тапкыр килә, җитәкчеләрне болай еш күргән юк иде әле. Булган проблемалар турында уртага салып сөйләшәбез. Тәртип булуга үзебез дә сөенәбез, - диделәр Югары Шөн фермасы савымчылары.

Тәртипнең уңайлануы эш күрсәткечләрендә дә чагылмый калмый.

-Маллар саны ишәя: узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр 400гә артты. Узган көз 2 мең гектар җир эшкәртелмичә калган иде, быел санаулы гектарлар гына калып бара, анысын да төгәлләрбез дип уйлыйм: бүгенге көндә басуларда 6 берәмлек техника эшли. Калган төр техника саклауга куелды, - ди агрофирма җитәкчесе Раил Галимуллин.

Фермаларда төзелеш-ремонт эшләре бара: Ташлы Елга терлекчелек комплексында малларны салкын ысул белән асрау өчен торак сафка басып, таналар кертелгән. Югары Шөндә дә шундый ук абзар төзелеп килә, анысына декабрь аенда маллар кертеләчәк."Таң" бүлекчәсендә 4 айга кадәрле бозауларны асрау өчен бер торакны ремонтлаганнар, "Гигант"та да бозаулар өчен алмаш профилакторий төзүгә керешкәннәр.

-Быел терлек азыклары да мул хәзерләнде, - ди агрофирма җитәкчесе. - 7 мең 300 тонна сенаж, 14 мең 600 тонна силос салынды. Ашату әйбәт: савым сыерларга төп азыклардан тыш көнгә 5 килограмм катнаш азык, берәр килограмм сыра чималы калдыгы, жмых бирәбез.

Әмма биредә әле һәр сыердан көнлек савым 10 килограммнан артмый.

- Бу күрсәткеч безнең үзебезне дә канәгатьләндерми. Сыерлар күбрәк көзге- кышкы айларда бозаулый, шуңа сөт ташлаган маллар күп, - дип, түбән савымның сәбәбен аңлатты ферма мөдире Владислав Синин.

Эш ике сменада оештырылган, сыерлар көнгә өч тапкыр савыла. Фермага терлекчеләр биш авылдан йөреп эшлиләр икән.

-Элек безнең Важашур авылында да ферма бар иде, шунда 35 ел хезмәт куйдым. Хәзер ул фермада маллар калмады, Югары Шөнгә килеп эшлибез, - ди бозау караучы Гөлшат Сабитова. - Эшебез сменалы булгач, бик уңай: өйдәгесенә дә ярты көн вакыт кала. Без Любовь Тимофеева белән икебезгә 300 бозау карыйбыз. Хезмәт хакы маллардан алынган артымга бәйле, шуңа бозауларның тәүлеклек үсешен 700-750 граммнан да киметмәскә тырышабыз. Ай саен якынча 15 мең сум акча алабыз, аванс белән дә түлиләр.

Мария Полатованың 17-18 мең сум хезмәт хакы алабыз дигәненә дә ышанмый торган идек, җитәкчеләр янында саннарны бераз күпертмиләрме, янәсе. Агрофирма җитәкчесе төгәл саннар белән исәпләп күрсәткәч, ышандык тагын. Һәр сыердан көнлек савым 15-16 литрга кадәр күтәрелсә, түләү тагын да артыр иде...

"Исток-Агро"да да банкротлык стадиясе тәмамланмау сәбәпле, агрофирманың әле чын хуҗасы юк. Биредә дә инвестор аны арендага алып эшли.

-Хәзерге вакытта банк тарафыннан милеккә бәя кую бара. Ул процедура тәмамлангач, агрофирма мөлкәте сатуга куелачак. Шунда катнашып, аны үзебезгә алу өчен тырышачакбыз. Агрофирма әле үзебезнеке булмагач, аңа күләмле инвестицияләр кертә алмыйбыз. Бүген безнең бурыч - хуҗалыкны таркатмау, җирләрне буш калдырмау, булган малларны саклап калу, - дип аңлатты агрофирманың генераль директоры Һади Җиһангиров.

Аларның да "Исток-Агро"ны арендага алып, идарә итә башлауларына ел ярым булган.

-Без килгән чакта 1070 сыер бар иде, ел ярым вакыт эчендә аларның саны 200гә артты. Быел 67 бозау күбрәк алынды, ит 777 центнерга күбрәк җитештерелде, савым да артты, - диделәр үз эшчәнлекләре белән таныштырып.

Ләкин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе отчетында башка төрле саннар: инвестор эшкә керешкәндә 1314 сыер булса, хәзер 1272 сыер исәпләнә. Савым да быел 2014 ел белән чагыштырганда 579 центнерга кимрәк. Ә ит 674 центнерга күбрәк җитештерелгән. Һәр сыердан көнлек савым буенча да районда иң артта баралар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә үзләре биргән күрсәткечләрдән күренгәнчә, һәр сыердан уртача 6,5 литр сөт савыла. "Бездә көнлек савым аның кадәр генә түгел - 8,5 литр", - дигәннәре аңлашылып бетмәде - нигә күрсәткечләр төрле?

Ә савымның түбән булуын генераль директор болай дип аңлатты:

-Без бирегә узган ел чәчү эшләре тәмамлангач килдек. Чәчүлекләрнең торышы начар иде, азык аз хәзерләнде, сыйфаты да мактанырлык булмады. Быел исә азык белән тәэмин ителеш 120 процент тәшкил итә. Сыйфаты да яхшы. Ләкин савымны тиз арада күтәреп булмый. Шулай да үсеш бар бит.

Инде 2015 елның уңышы җыелганын исәпкә алсак, күрсәткечләрне яхшырта башлау өчен вакыт җитәрлек булган, югыйсә. Терлек азыгы рационын баланслап ашатканда, сөтне ике-өч атна эчендә берничә литрга күтәреп була, дип сөйлиләр бит белгечләр. Фермаларда мал асрау өчен шартлар начар түгел, чисталык-тәртип тә бар. Үзләре дә бер ел эчендә 4 торакка реконструкция ясаганнар. Тик терлек азыгы җитәрлек булса да, утарларга печән, салам кертергә генә онытканнар. Димәк, маллар туйганчы ашый дип әйтергә иртәрәк әле.

Продукция түбән булгач, хезмәт хаклары күпме икән соң? Гаҗәпләнүебезгә каршы, Тырыш фермасында савымчыларның уртача айлык хезмәт хакы 15-17 мең сум булып чыкты, бозау караучылар арасында 30ар мең сум алучылар да бар, диделәр. Аз сөт савып, күп акча алгач, бик шәп инде ул. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, дисәләр дә, сөйләшә торгач, бер савымчының 25 мең, икенчесенең 40 мең сум алачагы билгеле булды. "Хезмәт хакы буенча ай ярымлык бурыч бар"- дип килешергә мәҗбүр булды Һади Җиһангиров.

Элеккеге еллардан калган 6 миллион 400 мең сум бурыч та кара сакал булып сөйрәлеп килә икән. "Без җыйган әҗәт түгел, элеккеге хуҗалардан сорарга кирәк. Әлегә аны түләү мөмкинлегебез юк", - диделәр ул миллионнар турында. Бүген үзләре дә "һавада эленеп" торган инвестор бу бурычлар өчен җавап бирә алмый, әлбәттә, ләкин моннан бер көн эштән калмаган механизаторга да, терлекчегә дә җиңеллек юк. Хуҗалык дилбегәсенең әнә шулай кулдан кулга күчеп йөрүеннән беренче чиратта гади хезмәт кешесе җәфа чигә. Икенче елга да агрофирмага акча өелеп керер дип әйтеп булмый: җитештерү түбән, җитмәсә, көздән басуларның күп өлеше эшкәртелмичә калган. Язын эшкәртеп чәчелгән басулар мул уңыш белән сөендерерме?

-Без халык белән сөйләштек, уртак тел таптык. Халык безне аңлый. Кадрлар белән кытлык юк, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр җитә. Агрофирманы үзебезгә алгач, технологияләрне дә яхшыртырбыз, - диделәр агрофирма җитәкчеләре.

Ышаныргамы, ышанмаскамы? Бу сорау әлегә ачык булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев