Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Торт пешерәсеңме, чәч кисәсеңме? Үзмәшгульлек программасы - синең өчен

Кукмара районында 610 кеше яңа салым системасына теркәлде инде.


Өстәмә акча эшләүнең нинди генә юллары юк хәзер. Кемдер каш-тырнак ясый, тәм-томнар пешереп сата, итек баса, чәч кисә, ә кемдер такси хезмәте күрсәтә... Әмма бер рәхәтнең мең михнәте дигәндәй, акча кереп торганда күңелле булса да, закон таләпләре, салым органнары турында да онытасы түгел. Салым түләүдән яшеренүчеләр белән тикшерү органнары да бик еш кызыксынып тора һәм җавапка тарта. Теркәлмичә эшләүчеләр, табыш күләменә карап, салым һәм өстәмә штраф та түләргә мәҗбүр. Мондый аңлашылмаучанлыклар һәм проблемалар килеп чыкмасын өчен үзмәшгуль булып теркәлү шарт. Районда 610 кеше яңа салым системасына теркәлде инде. 

Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан Россиянең берничә төбәге – Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәсе, Татарстанда яңа закон гамәлгә кереп, сынау шарты белән үзмәшгульлек буенча “һөнәри керемгә салым” режимы эшли башлады. Әлеге яңалыкның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләү өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Нигъмәтҗанов Фаил Фаиз улына мөрәҗәгать иттек. 

- Фаил Фаизович, “һөнәри салым режимы”на ничек күчәргә, моның өчен салым органнарына мөрәҗәгать итү кирәкме?

- Әлеге системаның эш принцибы бик гади. Аны өйдән чыкмыйча, озын чиратларда тормыйча гына да башкарып чыгарга мөмкин. Иң элек интернет челтәренә тоташкан кәрәзле телефон, компьютер яисә планшет аша “Минем салым” мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм анда үзмәшгуль буларак теркәлү үтәргә кирәк. Шулай ук кушымтага салымнар исәпләп чыгарыла торган банк картасын яисә счетны бәйләү мөһим. Үзмәшгульлек режимында физик затлар белән эшләгәндә ай саен керемнең – 4, ә юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләр белән эшләгәндә 6 процент күләмендә салым күчерү шарт.

Үзмәшгульләргә эш дәвамында бер тапкыр 10000 сум күләмендә ташлама бирелә. Дүрт процент салым түләүчеләр – бер, ә алты процент түләүчеләр ике процент күләмендә ташламадан файдалана ала. Әйтик, бер мең сумлык хезмәт күрсәткән очракта дүрт процент салым – 40 сум исәпләнә һәм, бер процент ташлама (10 сум) бирелеп, салым күләме 30 сумны тәшкил итәчәк. Ташлама һәр салым периоды саен 10000 сум чыгып (10000 - 10 = 9900) беткәнче бирелә. Салым инспекциясенә килеп хисап бирү һәм декларация тутыру кебек эшләрне башкарасы түгел. 

- Үзмәшгуль булып кемнәр теркәлә ала, аларның еллык кереме күпме булырга тиеш?

- Ялланган хезмәткәрләре булмаган, үз-үзен билгеле төр эш белән тәэмин итүче, 14 яше тулып, кулында паспорты булган һәркем теркәлә ала. Гадәттә, үзмәшгульләргә дизайнер, копирайтер, интернет-маркетолог, программачы, чәчтараш, фото һәм видеога төшерүче, көнкүреш техникасын ремонтлаучы, такси йөртүче, риэлтор, курьер, бәйрәм чаралары алып баручы тамада, торакларын арендага биреп торучы, сату өчен авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүче, заказга камыр ризыклары пешерүче, маникюр, сувенир ясаучы һәм башкалар керә. Шуны да искәртеп узыйк: әлеге системадан еллык кереме 2,4 миллион сумнан арткан мәшгульләр файдалана алмый. 
Ә менә эшчәнлекнең түбәндәге төрләре буенча үзмәшгуль булып теркәлү мөмкинлеге юк. Болар: сәүдә өлкәсендә хезмәт куючылар, бензин, алкогольле эчемлек, тәмәке һәм башка акцизлы товарлар белән эшләүчеләр; файдалы казылмалар табу һәм сату белән шөгыльләнүчеләр, адвокат һәм нотариуслар. 

- Үзмәшгульләр ничек хисап тота?

- Үзмәшгуль, һәр айның 25еннән дә соңга калмыйча, алда әйтеп узылган процент ставкалары буенча салым органнары тарафыннан исәпләнгән салымны күчерергә тиеш була. “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын куллану буенча тулырак мәгълүматны салым инспекциясеннән алырга, Россия Федераль салым хезмәтенең  www.nalog.ru сайтында танышырга мөмкин.  
    
Илшат САДЫЙКОВ, “Мои документы” күпфункцияле үзәгендә үзмәшгульлекне оештыру мәсьәләләре буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк вәкиле:

- Район халкы “һөнәри салым” режимыннан файдалана. Соңгы айларда теркәлүчеләр арасында камыр ризыклары пешереп сатучы кондитерлар, тегүчеләр, сантехника һәм җылылык кертү белән шөгыльләнүчеләр, умартачылар, оекбаш бәйләүчеләр, үз шәхси техникасы, аеруча трактор белән хезмәт күрсәтүчеләр бар. Үзмәшгульләр үз продукцияләре белән ярминкәләрдә дә катнаша ала. Шулай ук аларга бернинди тикшерү һәм күзәтчелек органнарыннан курыкмыйча, эшчәнлекләрен алып бару, газета, радио-телевидение һәм социаль челтәрләрдә продукцияләрен һәм хезмәтләрен рекламалау мөмкинлеге дә бирелә. 

Үзмәшгуль булып теркәлү буенча сорауларыгыз туса, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 37, “Мои документы” күпфункцияле үзәгенә килегез. Һәр сишәмбедә 9 сәгатьтән 13 сәгатькә һәм пәнҗешәмбедә 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кабул итәм (5нче тәрәзә).

Илһамия ХӘСӘНОВА, Яңа Комар авылы:

- Мин махсус станок ярдәмендә ирләр һәм хатын-кызлар өчен юка оекбашлар бәйлим. Июль аенда үзмәшгульлек статусы алдым һәм моңа бер дә үкенмим. Чөнки качып-посып, куркып эшләүдән дә авыры юк ул. Ай саен керемне күрсәтеп, тиешле суммада салым түлим. Кул астында телефон һәм банк картасы булгач, исәп-хисап эшләрен башкару өчен нибары 2-3 минут вакыт китә. Көнгә 60-70 пар оекбаш бәйлим. Җепләрне Мәскәүдән кайтарам. Эшкә керешкәнче иң элек оекбашны бәйләп, юып-киптереп, сыйфатын тикшердем, шуннан соң гына станокны кабыздым. Үземнең продукция белән Казанда узган беренче үзмәшгульләр фестивалендә дә катнаштым. Акча эшлим, дип мактана алмыйм, әлегә керем тулысынча станокның кредитын түләүгә китә. Шулай да алга таба өметләр зурдан.  

Айгөл ГАТАУЛЛИНА, Кукмара:

- Мин Зур Кукмара урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм биология фәннәреннән белем бирәм. Төп эш урынымнан тыш, тортлар пешерү белән дә шөгыльләнәм. Пешеренергә яратуым бизнеска ук әйләнеп китте. Өстәмә шөгылем үземә бик ошый. Быел җәй аенда үзмәшгуль буларак теркәлдем. Әлеге статус миңа тынычлап эшләргә мөмкинлек бирә. Продукциямне күбрәк “Инстаграм” аша рекламалыйм, торт фотоларын, эчлек төрләрен, язылган кайтавазларны сәхифәмдә урнаштырып барам, мастер-класслар уздырам.  

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk