Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормышка ашса – шәп булыр!

Март аенда республикада Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пенза, Саратов, Рязань, Екатеринбургның яшь архитекторлары катнашында "Казанда язгы МАРШ" дигән воркшоп (остаханә) узган иде. Аның оештыручылары - Мәскәү архитектура мәктәбе укытучылары һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. Студент яшьләр өч атна дәвамында кайбер территорияләрнең үсеш һәм төзекләндерү проектларының эскизларын эшләде. Остаханәдә катнашу өчен...

Март аенда республикада Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пенза, Саратов, Рязань, Екатеринбургның яшь архитекторлары катнашында "Казанда язгы МАРШ" дигән воркшоп (остаханә) узган иде. Аның оештыручылары - Мәскәү архитектура мәктәбе укытучылары һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. Студент яшьләр өч атна дәвамында кайбер территорияләрнең үсеш һәм төзекләндерү проектларының эскизларын эшләде.

Остаханәдә катнашу өчен Татарстандагы Парклар һәм скверлар елы йомгаклары буенча иң әзерлекле, нәтиҗәле эш күрсәткән җиде район сайлап алынган. Алар арасында Кукмара да бар. Бер төркем яшь архитекторлар, остазлары - Мәскәү архитекторы, рәссам Евгений Асс белән берлектә бистәбездә булып, район җитәкчелеге белән очрашты, поселок аша агучы Нурминкә елгасының яр буен төзекләндерү, аны зәвыклы һәм үзенчәлекле итү турында сөйләште. Шушы көннәрдә яшьләр үзләренең хезмәтләрен төгәлләделәр һәм Иннополис шәһәрчегендә узган очрашуда әзер эскизларын тәкъдим итеп, яр буйларын яңарту мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

-Егет-кызлар зур эш башкарганнар. Безгә бик ошады, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. -Нурминкә елгасының яр буен төзекләндерү буенча әзерләнгән проект эскизларында спортка да, мәдәният һәм ялга да урын бирелә. Проект шактый күләмле. Без аның бер өлешен республика ярдәме белән тормышка ашырырга ниятлибез. Быел эшне елганың Җиңү Паркы яныннан уза торган өлешендә - 1,5 чакрым арада алып барачакбыз. Ул тирәдәге чүп-чар чистартылып, корыган агачлар киселде инде. Анда халыкка ял итү өчен бик матур урын булачак. Төп игътибар табигый-экологик төзү материалларына юнәлдереләчәк. Агач траплар җәю планлаштырыла. Җәй ахырына паркның әлеге өлешен халык хозурына тапшырырга телибез.

-Кукмара җитәкчелеге белән үзара аңлашып эшләдек. Алар хезмәтебезне уңай, аңлап кабул иттеләр, - ди Евгений Асс. - Шунысы сөенечле: рельеф та, сулыкның биологик составы да шул килеш калачак. Тиздән Кукмара поселогы халык өчен бөтенләй башка яктан ачылачак.

Яшь архитекторлар Нурминкә елгасы буен ничек күзаллый? Студентларның хезмәтләренә күз салыйк.

-Без үз эшебезне Кукмараны өйрәнүдән башладык, - диләр алар. - Поселоктагы административ биналар, дин йорты, фабрика, музей, мәктәп, балалар бакчалары, спорт корылмалары, парклар, дәваханә, кибетләр, банклар, сәнәгать предприятиеләре, зират, кафе, тимер юл станциясе - барысы да исәпкә алынды. Кукмарада халык күпләп тартыла торган урыннар булып тау чаңгысы базасы, "Җиңү паркы" мәйданы, чишмә, стадион, базар һәм район Мәдәният йорты тора. Шуның өчен без проектның "Халык, парк һәм шәһәр" дигән өлешендә шугалак, транспорт өчен махсус тукталыш, чаңгы, велосипед юлы, ландшафт паркы, балалар мәйданчыгы, шахмат клубы, музыкаль ансамбльләр өчен махсус урын һәм скейт-паркның кирәклеген билгеләп үттек. Район халкы арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре дә игътибардан читтә калмады. Ял итү өчен эскәмияләр, фонтан, балалар өчен уен мәйданчыклары белән беррәттән, кукмаралылар тауда голливудтагыча "Кукмор" дигән зур язуны да күрергә тели. Кукмарада ландшафт бик үзенчәлекле. Рельефның текә булуы исә елгага төшү өчен шактый катлаулылыклар тудырганлыктан, күперчекләр ясалып, яр буе баскычлар белән җиһазландырылачак. Йөзеп йөри торган фонтаннар Нурминкәне тагын да ямьләндереп җибәрәчәк.

Проект буенча елганың өске өлеше - спорт, үзәктә - мәдәният-сәнгать, ә түбәнге як ял зонасы булыр дип планлаштырыла. Җәяүлеләр өчен маршрут, шомырт бакчасы, балалар өчен аттракционнар, ландшафт паркы, амфитеатр, ял беседкалары, пляж да бик кирәк. Ә инде төзелеш материалларына килгәндә, бетон плитәләр, агач, гравий, табигый ташка басым ясала. "Лимонад күпере"ндә Кукмараны чагылдырган рәсемнәрдән күргәзмәләр оештыру мөмкин булачак.

Ләйсән ЮРТАЕВА, Кукмара кызы, "Казанда язгы МАРШ" архитектура воркшобы вәкиле:

-Мәктәптә укыганда ук иҗатка гашыйк идем. Иң элек Кукмара балалар сәнгать мәктәбен, аннары Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесын тәмамладым. Архитектура, дизайн белән кызыксынуым мине Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына алып килде. Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган студент яшьләр арасында оештырылган "Язгы МАРШ" остаханәсендә үз белемемне сыный алдым. Проектта катнашуның тәҗрибә туплауда да әһәмияте зур. Безнең төркем өч атна дәвамында Кукмараның яр буен төзекләндерү өчен проект эскизын әзерләде. Эш барышында җитәкчеләрнең һәм район халкының да ярдәме зур булды. Туган төбәгемнең үсешенә, аның яңарыш кичерүенә үз өлешемне кертә алуыма бик шатмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев