Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәмәкене җиңү өчен теләк кирәк (сораштыру)

31 май – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне

Тәмәке төтене составында 30 төрле агулы матдә бар, ди белгечләр. Шулай булгач, ничек инде организмга зыян салмасын, гомерне кыскартмасын, ди! Әйтергә генә ансат: тәмәке көйрәтү белән бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә ел саен Россиядә - 300 мең, ә дөньяда 6 миллион  кеше үлә икән. Халыкның сәламәтлеге турында кайгырту йөзеннән, 1988 елда Халыкара  тәмәкесез бер көн  игълан иткәннәр, һәм бу дата шул вакыттан бирле ел саен билгеләп үтелә. Тәмәкене бер көн булса да авызга капмый торырга ризамы? Шул хакта сораштырырга булдык әле.

 

Дамир ЗИННӘТУЛЛИН, Зур Кукмара:

- Бер көн генә түгел, гомер буе тартмыйм мин. Армиядә хезмәт иткәндә бер-ике тапкыр төтәтеп карадым, әмма ошамады. Шофер булып эшлим үзем, бик еракларга йөрергә туры килде. Төрле хәлләргә юлыксам да, борчылуны басыйм дип, тәмәкегә үрелмәдем. Юлдашларым арасында, Кукмарадан Казанга җиткәнче, ярты, хәтта бер капны тартып бетерүчеләр булгалады.Төтенен суламас өчен машинаның тәрәзәсен ачып, кабинаны җилләтеп барудан башка чара калмый иде.

Рөстәм, Саба районыннан реклама бирүче:

- Тәмәке тарту стажым зур – 30 ел инде. Студент вакытымда иптәшләремә ияреп төтенләтә башлаган идем, шуннан бирле ташларга омтылганым булмады. Зыянын сизгән булсам, ул хакта уйлап карар идем бәлки. Әлегә үземне начар хис итмим.  Ә менә 16 яшьлек улым киләчәктә тәмәке белән дуслашмас, дип ышанып әйтә алам, чөнки минем тартканны күрсә, төпчекне авызымнан алып атарга күп сорамый.

Бер көн тәмәкесез тора аламмы? Әйтә алмыйм. Мөгаен, ярты көн буладыр әле түзәргә.

Рифат ГАМБӘРОВ, Кукмара:

- Тартмавыма тугыз ел инде.  Агулы төтен суырудан котылырга кирәклеген күңелем белән аңласам да, бу гадәттән арыну җиңел булмады. Ике ел әзерләндем моңа,  әтием 50 яшендә тартуын ташлады (шөкер, 84 яшькә кадәр яшәде),  мин дә шул яшемдә туктарга тиеш, дип үземә карар бирдем. Махсус пластырь ярдәм итте миңа. Кулланганнан калган берничәсен дустыма биргән идем, аңа файдасы тимәде. Күрәсең, пластырь гына җитми, ныклы ният тә кирәктер.

Ә инде тәмәке белән мавыгуны 22 яшемдә башлаган идем. Шул чакта авыру әниемне бер ай буе дәваханәдә сакларга туры килде. Борчылуымны, эчем пошуны тәмәке белән басмакчы булдым. Шуннан соң ияләнеп кителгән инде.

Шамил СӘМИГУЛЛИН, Югары Өскебаш авылы:

- Мин инде 2005 елдан бирле тәмәкегә битараф. Шул елны төпчек улыбыз туды да, баланың сәламәтлегенә зыян китермим дип, ташларга булдым. Бер даруны 3 көн буе инструкция буенча төгәл кабул иткәннән соң, тәмәкегә исем китми башлады. Ә бит  аңарчы 33 ел тарттым. Янил училищесында укыганда сабакташлар белән качып кына көйрәтүдән башлаган идем. Кайберәүләр кебек йөткереп интекмәдем үзем. Чөнки чагыштырмача күп тартмадым: көнгә бер кап бетми иде, кайбер тәмәкечеләр көн дәвамында өч-дүрт капны бетерә бит.

Наил ЗӘКИЕВ, Кукмара:

- Бик күп еллар инде тәмәке белән дә, аракы белән дә дус түгел мин, сәламәт яшәү рәвешен яклыйм. Яшь чакта, бераз “салып” алгач,  шаярып кына тартып караганым булды. Кирәге дә булмаган: башны аңгырайта бит ул. Бу яман гадәтләрне җиңү өчен бары тик ихтыяр көче, теләк кирәк, минемчә.

фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk