Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Комар авылында күпфункцияле үзәк кулланышка тапшырылды

Бер бинада балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты һәм китапханә урнашкан.

Бүген Түбән Комар авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Андрей Герасимов һәм башкалар катнашты.

Бина әллә каян балкып, үзенә дәшеп тора, һәр җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Күпфункцияле үзәк балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты һәм китапханәне үз эченә ала.

«Бик матур, якты корылма барлыкка килгән. Әлеге үзәк безгә авылдагы берничә сорауны хәл итәргә булышты. Ул инде берничә ай элек төзелеп беткән иде, әмма документларын тәртипкә китереп бетерү өчен бераз көтәргә туры килде. Иң мөһиме - алга таба ул халыкка игелекле хезмәт итсен. Төзелеш эшләрендә ярдәме тигән һәркемгә дә зур рәхмәт», - диде район башлыгы, тантанага килүчеләрне тәбрикләп.

Башкала кунагы Станислав Анреев исә әлеге үзәк - күпфункциялелекнең матур үрнәге, дип билгеләп үтте. Чыннан да, биредә иң кирәкле учреждениеләр урнашкан.

«Без нинди генә балалар бакчалары, мәктәпләр ачылышында катнашмыйбыз. Алар бер мең, аннан артыграк балага да исәпләнгән булырга мөмкин. Ә биредә барысы да бер бинада, җыйнак. Күп вакыт нәкъ менә шундый шартларда иң дус, бердәм коллективлар оеша да инде», - диде ул.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X