Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ТАТМЕДИА” иң яхшы почтальоннарны бүләкләде

Идел буеның иң эре медиахолдингында беренче яртыеллыка подписка нәтиҗәләре буенча конкурска нәтиҗә ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңү яулаган Гөлнара Багапова да бар иде. Ул Кукмара почтамтының Кукмара-1 бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли. Гөлнара беренче яртыеллыкта 252 кешене районыбызның "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына яздырган булган....

Идел буеның иң эре медиахолдингында беренче яртыеллыка подписка нәтиҗәләре буенча конкурска нәтиҗә ясалды.

Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә җиңү яулаган Гөлнара Багапова да бар иде. Ул Кукмара почтамтының Кукмара-1 бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли. Гөлнара беренче яртыеллыкта 252 кешене районыбызның "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына яздырган булган. Ул күптән түгел генә әни булды, шунлыктан тантанага бара алмады. Аңа бүләк "Хезмәт даны" газетасы редакциясендә тапшырылачак.

Җиңүчеләрне "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәбрикләде, үзенең иң җылы, изге теләкләрен юллады.

Конкурста җиңү яулаган почтальоннарга 30 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.

Фото: http://sntat.ru/reportages/7106-ao_tatmedia_nagradila_luchshikh_pochtalonov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk