Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Татмедиа» холдингы ачкан интернет-кибеттә журналлар һәм татарча китаплар сатыла

Сатып алучыларга товарлар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә почта аша җибәрелә.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте shop.tatmedia.ru адресы буенча үз интернет-кибетен булдырды. Анда «Татмедиа» холдингында чыгып килгән журналларның соңгы саннарын һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан татарча китапларны сатып алырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.

Хәзерге вакытта интернет-кибеттә Марат Кәбировның «Киллер» һәм Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китаплары сатыла. Кибеттә шулай ук яңа китап — Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы да бар.

shop.tatmedia.ru интернет-кибетендә бүген беренче клиент Ульяновск шәһәреннән иде. Ул Марат Кәбировның «Киллер» китабын сатып алды һәм почта белән кайтартуга заказ бирде.   

Сатып алучыларга товарлар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә почта аша җибәрелә. Шулай ук Казанда Декабристлар урамы, 2 йорт адресында урнашкан пункттан биреп җибәрү мөмкинлеге дә бар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков интернет-кибетнең бүгенге шартларда аеруча актуаль булуын билгеләп узды. «Пандемия чорында сәүдәнең онлайнга китүен күзәттек. Кешеләр товарларны интернет аша сатып алуның уңайлы булуын аңлап алды. Укучыларга безнең басмаларны алу тагын да уңайлырак булсын өчен, без дә интернет-кибет ачарга ниятләдек. Сайт аша сәүдә күләмен арттыру — безнең өчен мөһим юнәлешләрнең берсе, без бу өлкәдә мөмкинлекләрнең бик зур булуын аңлыйбыз», — диде Шамил Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk