Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 98 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 14 735 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 98 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
⠀
Шуларның 6сы читтән кертелгән, 92се - элемтә нәтиҗәсендә. 27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 71 кеше өйләрендә дәвалана.
⠀
Казанда – 54, Чаллыда – 21, Югары Ослан районында – 5, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында – дүртәр, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында – икешәр, Актаныш, Кайбыч, Мамадыш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
⠀
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 14 735 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11 200 терелгән, 49ы узган тәүлектә.
⠀
Рәсми статистика буенча, республикада COVID-19 дан 218 кеше үлгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев