Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию туктатыла

Битлек кию мәҗбүри булып кала.

17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Перчаткаларны мәҗбүри кию туктатыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә куллар өчен антисептиклар бар, бу булырга тиеш тә. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул.

Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында элеккечә үк битлек кияргә кирәк булачак.

Алдарак 17 августтан республикада театр, кино, концерт заллары һәм цирк эшли башлаячак, дип хәбәр иткән идек. 

Фото: «Татар-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk