Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 30 яңа очрагы ачыкланган
Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 26 кеше өендә дәвалана.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 4 кеше хастаханәгә салынган, калган 26 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 15. Яр Чаллы, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында – икешәр очрак, Азнакай, Биектау, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5902 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4750 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев