Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган

9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20 кеше өйдә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 12 очрагы ачыкланды, Арча районында - 3, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында - 2шәр, Яр Чаллы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Спас районнарында - берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5215 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4075 кеше терелгән.

фото:  «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk