Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык булачак

Якшәмбе көнне урыны белән юеш кар, яңгыр булуы ихтимал.

Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда төнлә һәм көндез көчле җил һәм бозлавык булачак дип фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Төньяк-көнчыгыштан искән җил тизлеге урыны белән 17 м/с ка җитәргә мөмкин. Казанда җил тизлеге 15 м/с ка җитүе ихтимал.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин.

Татарстан синоптиклары фаразы буенча, якшәмбе көнне урыны белән юеш кар, яңгыр булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә 3-8 градус җылы булыр дип көтелә.

Татар-информ

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk