Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә, эш көне 26 декабрьгә күчерелә.

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Документ нигезендә, эш көне шимбәгә, 26 декабрьгә күчерелә, дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципаль һәм дәүләт органнарына, шулай ук Татарстан территориясендәге башка оешмаларга да тиешле эш графигы төзергә тәкъдим ителде.

«Әлеге карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатыннан кабул ителде. 31 декабрь — традицион бәйрәм көн, Яңа елга әзерлек, шулай ук вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеге икәнен исәпкә алып, эш көнен шимбәгә, 26 декабрьгә күчереп, татарстанлылардан эштән азат итәргә карар кылынды. Бу хезмәт кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәп башкарыла», - дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе. 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk