Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бер атнага һава торышы фаразын төзеде.

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алдагы төндә ТР территориясе аша салкын атмосфера фронты узачак. Урыны белән көчле яңгырлар явачак, иртәгә һава температурасы +17....+22 градус булачак.

11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан антициклон үзәгендә булачак, шуның аркасында җылы һәм коры булачак. Явым-төшемнәр пәнҗешәмбе кичен генә мөмкин — ул вакытта атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына якын булачак. Төнлә һава температурасы +4..+11 градуска кадәр төшәчәк, көндез +18...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга һәм шимбә көнне, 13-14 сентябрьдә, яңгырлар яву ихтималы артачак. Элеккечә җылы булачак: термометр баганалары төнлә +8...+13кә кадәр төшәчәк, ә көндез һава +19...+25 градуска кадәр җылыначак, дип яза "Татар-информ".

фото: Суфия Шафигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X