Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда аномаль эссе көннәрне салкыннар алмаштырачак

Атна ахырында һава температурасы +14 градус тәшкил итәчәк

 Бу атнада Татарстан башкаласында аномаль эссе көннәрне салкыннар алмаштырачак. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 16 майдан эссе көннәр чигенәчәк, һава торышы акрынлап климатик нормага кайтачак. Пәнҗешәмбе көнне Казанда температура +21, җомга +18, шимбә +16, якшәмбе +14 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук яңгырлар көтелә», - диде ул.

Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, бу салкынайту түгел, ә һава температурасының климатик нормага кире кайтуы дигән сүз. Бу көннәрдә Казанда тәүлеклек уртача температура +13 градуска тигез.

«Һава торышы безнең якларга көньяктан, Каспий диңгезеннән циклон якынлашуга бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 22 майга кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура +15 градус тирәсе тәшкил итәчәк», - дип искәртте Юрий Переведенцев.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk