Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 150 мең сумга якын акча түләнәчәк

Ветераннар барлык түләүләрне дә апрель аенда ук алачак.

Татарстан ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 150 мең сумга якын акча биреләчәк. РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без сугышта катнашучыларның керемен махсус карадык. Гадәттә, аларга ике пенсия түләнә: картлык буенча иминият пенсиясе һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе. Әле тагын сугышта катнашучы яки инвалидка айлык түләүләр һәм өстәмә айлык матди тәэмин итү дә бар. Уртача 42 мең сум килеп чыга. Апрель аенда тагын — 10, аннары янә 75 мең сум түләячәкбез. ТР Президенты тагын 25 мең сум өстәячәк. Шул рәвешле, аның күләме 150 мең сумга җитә», — дип искәртте Вафин.

Ул билгеләп үткәнчә, быелның февралендә Россия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр 75 мең сум күләмендә компенсация түләү турындагы указга кул куйган иде. Әмма бу документ үткән елгы указны (аның нигезендә, ветераннар тагын 10 мең сум акча алачак) гамәлдән чыгармый.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, федераль түләүләргә өстәмә рәвештә сугышта катнашучыларга 25 мең сум күләмендә компенсация биреләчәк.

Татарстан ветераннары барлык түләүләрне дә апрель аенда ук алачак.

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk