Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында бара

Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт саву 3 мең 396,9 тонна - бу исә 2018 елның шушы чорына караганда 2,8%ка күбрәк.

Россия төбәкләре арасында тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстан алда бара – тәүлеклек сату 3,1 мең тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,5 мең тонна, өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна.

Тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча 10-топ төбәккә шулай ук Киров өлкәсе (1,7 мең тонна), Свердловск өлкәсе 1,6 мең тонна), Ленинград өлкәсе (1,6 мең тонна), Мәскәү өлкәсе (1,5 мең тонна), Белгород өлкәсе (1,3 мең тонна), Новосибирск өлкәсе (1,3 мең тонна), Вологда өлкәсе(1,2 мең тонна) керә.

Илебез авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан тәүлеклек савым уртача 15,33 кг тәшкил итә, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына карата 0,9 кг-га күбрәк.

«Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларындагы тулаем тәүлеклек савым күләме 3 мең 396,9 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы датасына караганда 93,2 тоннага, ягъни 2,8%ка күбрәк», – диде Министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, Россия авыл хуҗалыгы

оешмалары тарафыннан сатыла торган товар сөтенең 7,5%ка якыны безнең республикага туры килә.

Сөт терлекчелеге Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының төп юнәлешләреннән берсе булуын һәм республикада сөт җитештерү һәм сатуга ярдәм итү буенча Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексының уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 29 гыйнварына сөт саву һәм аны сату турындагы тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта “Оператив мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk