Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре вакытында "Урал" хуҗалыгы территориясендә булды (фото)

Бүген Кукмарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Президентны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Сергей Димитриев һәм "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов каршы алды. Басу-кырларны караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашты. Шуннан соң Татарстан Президенты "Урал" хуҗалыгының...

Бүген Кукмарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Президентны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Сергей Димитриев һәм "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов каршы алды. Басу-кырларны караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашты. Шуннан соң Татарстан Президенты "Урал" хуҗалыгының Түбән Казаклар авылында урнашкан мега-фермада булды. Ул анда мең баш сыерга исәпләнән мал торгагын, "карусель" тибындагы савым залын һәм силос траншеяларын карады, ул әлеге хуҗалык эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.

Лилия Нургалиева, Ризилә Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев