Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты яңа уку елын 1 сентябрьдән башларга планлаштырылуын әйтте

Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган катлаулы шартлар белән беренчеләрдән булып мәгариф өлкәсе очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елын, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла, дип хәбәр итте. Президент бу хакта бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде, дип яза «Татар-информ».

Шул ук вакытта ул илдәге эпидемиологик вәзгыятьнең үзгәрүенә карап, төрле сценарийларга әзер булырга кирәклеген дә искәртте.

«Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган катлаулы шартлар белән беренчеләрдән булып мәгариф өлкәсе очрашты. Педагоглар, кыенлыкларга карамастан, балаларга белем бирү эшен лаеклы рәвештә башкарып чыкты», — дип, укытучыларның эшчәнлеген югары бәяләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X