Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт

Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр, 40 берәмлек хәрби техника катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта катнашты. Ул үзенең чыгышында: Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, диде, дип яза «Татар-информ».

«Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — диде Президент.

Бөек Ватан сугышына Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китеп, яртысы кире кайтмаган. «Тылда калганнар — картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы торды, зур батырлык күрсәтте. Бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез», — диде ул.
Республика җитәкчесе парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чакырылганын, аның 1945 елда Мәскәүдәге парадта да катнашканын билгеләп узды. «Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз», — дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.

Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген, тарихны күчереп язуның теләсә нинди омтылышларына чик кую тиешлеген ассызыклады. Илнең Баш Главнокомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона потенциалы, Россия Коралланган көчләре абруе артканын әйтте. «Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!» — диде Президент. Шуннан соң Татарстан Республикасы дәүләт гимны яңгырады.

Тантаналы чара барышында Мәскәү белән тоташтыру булды. Россия Президенты Владимир Путин чыгышында Җиңүнең зур бәһасен искәртеп, 75 ел элек килгән Җиңү ил язмышы өчен хәлиткеч булганын ассызыклады. Сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Россия гимны яңгырады.

Әлеге минутларда Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре марш белән атлый. Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр, 40 берәмлек хәрби техника катнаша.

Тантаналы чара Җиңү көненә багышланган җырлар белән дәвам итте. Татарстан Президенты хәрби техниканың заманча үрнәкләрен карады, парадта катнашучыларны сәламләде, гарнизон вәкилләренә бүләкләр тапшырды. Алга таба ТНВ каналында 75 ел элек Мәскәүнең Кызыл мәйданында данлыклы тарихи Җиңү парадын ничек узуы турында фильм күрсәтелде. ТНВ-Планета телеканалында сугыш чоры җырлары концерты тәкъдим ителә.

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев