Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты махсус режимның барлык таләпләрен катгый рәвештә үтәү бурычы куйды

Татарстанда 15 апрельгә кадәр республикага коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим игълан ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында игълан ителгән махсус санитар-эпидемиология режимының барлык таләпләрен катгый рәвештә үтәргә дигән бурыч куйды. ТР Президенты республика Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Республикада әлегә бернинди куркыныч та юк, бу саклану чаралары гына. Без әлеге куркыныч безне читләтеп үтсен өчен барысын да эшлибез. Кешеләр шуны аңларга тиеш: әгәр республика территориясеннән чыгу һәм керү урыннарында тышкы периметрны контрольдә тотмасак, катлаулы хәлдә калуыбыз ихтимал», - диде Миңнеханов.

Президент республикада массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү буенча чикләүләр кертелүенә игътибар юнәлтте һәм әлеге таләпләрне төгәл үтәргә чакырды. «Без вазгыятьне тулысынча контрольдә тотабыз. Әмма дилбегәне йомшартырга ярамый», - дип искәртте Миңнеханов.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы ТР Президенты йөкләмәсе буенча республикада 13 марттан 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиология режимын кертте.

«Татар-информ»

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk