Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Өлге авылы мәчетен ачуда катнашты

Тулысынча реконструкция ясалган мәчет 250 кешене сыйдыра алачак.

Изге Рамазан ае районыбыз тарихына Өлге авылында үзгәртеп корылган мәчет ачылу тантанасы белән дә кереп калыр. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, имамнар, бик күп кунаклар, иганәчеләр, авыл, җирлек халкы катнашты.

«Районда бүгенге көндә 76 мәчет уңышлы гына эшләп килә, тиздән 77нчесе дә сафка басар. Аллаһ йортлары төзелеше, реконструкцияләр ясау иганәчеләр, район халкы тырышлыгы белән башкарыла. Өлге авылында да нинди мәһабәт мәчет бинасы калкып чыкты. Бу сезнең бердәм булуыгызны, тату яшәвегезне күрсәтә. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек телим», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән уку өчен бирелгән саваплар хакында вәгазь сөйләде, мәчет һәм мәдрәсәләрнең мөһимлеген ассызыклады.

«Тулысынча реконструкция ясалган мәчет 250 кешене сыйдыра алачак. Мәчетне үзгәртеп коруга үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтем чиксез», - диде авыл имамы Мөнир хәзрәт Юнысов.

Тантаналы рәвештә тасма киселгәннән соң, һәркем яңартылган Аллаһ йортына үтте. Анда район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җитәкчелегендә икенде намазы укылды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk