Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары СССР Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды

Тантана Манзарас зиратында узды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды.

Тантанада Эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, администрация вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Тантанада катнашучылар соңыннан Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбендә, музейда булдылар.

«Бүгенге көндә музейда безнең өчен аеруча әһәмиятле экспонатлар - Сабир Әхтәм улының шәхси әйберләре: китель, радиограммофон һәм грампластинкалар, Геройга бүләк ителгән исемле сәгать, күпсанлы Рәхмәт хатлары саклана. Ул аларны мәктәп музеена үзе бүләк итте», - дип билгеләп узды музей җитәкчесе Гөлнара Кадыйрова.

Сабир Әхтәмов 1926 елда Югары Өскебаш авылында туа. 17 яшь тулуга ук хезмәт итәргә китә. Белоруссияне һәм Балтыйкны азат итүдә катнаша. Ә Неммерсдорф штурмы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Якташыбыз 5 дошман танкын, 3 үзйөрешле машинаны һәм снарядлы ике йөк машинасын бәрдерә.

Сабир Әхтәм улы 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнаша. Аның исеме Мәскәүдәге Поклонная Гора мемориаль комплексының геройлар залында мәңгеләштерелгән.

Якташыбыз Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз», Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, шулай ук күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Ул Казан шәһәренең Мактаулы гражданины иде.

2014 елның 20 июленә каршы төндә Герой вафат булды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk