Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кукмаралыларны кабул итте

Очрашу район Советы бинасында үтте.

Бүген Кукмарага Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова килде. Ул район Советы бинасында кукмаралыларны кабул итте. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кукмаралыларны кабул итте

Кабул итүгә язылучылар депутатка үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларны бирделәр. Бер райондашыбыз хәрби пенсионерларны санатор-курортларга бару белән тәэмин итә торган законга үзгәрешләр кертүне сораса, икенчесе ике бүлмәле фатирын тулысынча идәннән түшәмгә кадәр чүп-чар белән тутырган, хәтта өй ишеге ачылмас хәлгә килгән, үзе кайда туры килә, шунда кунып йөрүче, чүплекләрдә актарынып, иске-москы әйберләрне шунда ташучы күршесеннән зарланды.

«Тараканнар, тычканнар ияләште. Безнең түзәр хәлебез калмады. Берәр чара күрергә ярдәм итсәгез иде», — ди ул, ачынып.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кукмаралыларны кабул итте

Ә менә алдагы сорау бирүчеләр — моннан берничә ел элек «Сәламәтлек» төркеме оештырган пенсионер ханымнар. Алар «Зилант» спорткомплексында спорт белән шөгыльләнү өчен Россия пенсионерлар берлеге аша финанслау мәсьәләсен хәл итүне сорый. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кукмаралыларны кабул итте

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады. Римма Ратникова һәркемне игътибар белән тыңлады, сорауларны язып алды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk