Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Татармультфильм" аниматорлары Кукмара укучылары өчен мастер-класс күрсәттеләр

Укучылар туган төбәкнең яраткан урыннары турында рәсемнәр ясадылар

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә “Татармультфильм” рәссам-аниматорларының балалар белән очрашуы үтте. Әлеге чарада район мәктәпләреннән 40ка якын укучы катнашты.

Алар өчен патриотик дәрес үткәрелеп, Татарстан Республикасының тарихына, якынлашып килүче 100-еллыгына багышланган ролик күрсәтелде. Анимация һәм иллюстрация буенча мастер-класслар үткәрелде. Укучылар районыбызның яраткан урыннарын рәсемнәрдә сурәтләделәр. “Татарстан гасыры-2” халык проектын оештыручылар укучыларның иҗат эшләрен җыеп алдылар, араларыннан иң яхшыларын сайлап алып, “Татарстан гасыры-2” анимацион фильмында кулланачаклар.

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә укучы Булат Гыйниятов (укытучысы Ләйлә Низамова) ”Районымның күренекле урыннары” номинациясендә мактаулы 1 урын яулады. Бүләкләнү өчен ул 28 сентябрьгә республиканың Мәдәният министрлыгына чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X