Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТАССРның 100 еллыгына багышланган флаг эстафетасы Кукмарага килеп җитте

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев флагка шәһәрнең гербы төшерелгән билгене беркетте.

Бүген Кукмара районында истәлекле зур вакыйга булды: ТАССРның 100 еллыгына багышлап быелның 30 гыйнварында Бурятиядә старт алган флаг эстафетасы шәһәребезгә килеп җитте. Флагны каршы алу тантанасы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында районыбызның Ядегәр авылы мәдәният йортында узды.

«ТАССРның 100 еллыгына багышланган флаг эстафетасы» проекты Россия һәм республика этапларыннан тора. Россия этабы кысаларында флаг 8 федераль округта булды. Бәйрәм тантаналары вакытында аңа субъектларның флагы төшерелгән билгеләр беркетелде.

Ниһаять, бүген флаг – Кукмарада. Район башлыгы Сергей Димитриев үзенең чыгышында флаг этафетасының мөһим вакыйга булуын билгеләп узды, флагка шәһәр гербы төшерелгән тукыманы беркетте, аның янында мәгариф алдынгыларын бүләкләде.

Флаг эстафетасы проекты егетләре район Мәдәният йорты каршында «Яшьләр вакыты» акциясендә катнашучылар, районыбыз ансамбльләре һәм кырга чыгып, анда алдынгы комбайнчылар белән дә фотога төштеләр.

Флаг алга таба үзенең сәяхәтен дәвам итеп, 30 август көнне Казанга кайтып җитәчәк. Республика көнендә ТАССР байрагы башкаланың милли музеена куелачак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова, Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев