Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марат Җәббаров Кукмара районында урып-җыюның барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районда башкарыла торган эшләргә югары бәя бирде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде. Аның барышында ул район Советы бинасында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үткәрде, «Әсәнбаш-Агро», «Уңыш» хуҗалыгы басуларында булып, урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Шулай ук бүген Поч. Кучук җирлегендә төзеләчәк 4800 савым сыерга исәпләнгән сөт-товар фермасына беренче нигез ташы салынды. Аның эченә киләчәк буыннарга адресланган капсула куелды. 

Марат Җәббаров Кукмара районында урып-җыюның барышы белән танышты

«Районда 32 мең гектардан якын чәчүлек мәйданнар бар. Көннәр әйбәт кенә торса, бу атна ахырына уракның 50 процентын төгәлләргә исәплибез. Барлык хуҗалыкларда да эш оешкан, техникалар кырда. Бүген без басуларны карадык, бер гектардан уртача 39 центнер уңыш чыга, диделәр. Билгеле, барлык басуларны да тигезләп булмый, әмма район буенча бер гектардан уртача 35-37 центнер уңыш җыеп алырбыз, дип ышанам», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Районда 43 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, дип сөйләде район башлыгы. Бу кадәр малны ашату өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләргә кирәк.

«Хәтерләсәгез, моннан биш ел элек республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов „Урал“ хуҗалыгына килгәч, фермаларны карап йөргәндә, район буенча мал санын 40 мең терлеккә җиткерергә дигән бурыч куйган иде. Без бу санга ирешә, хәтта аны уза алдык. Әлбәттә, мал саны арткан саен, азык запасы да күбрәк кирәк. Быел яңгырлар яумыйча бераз куркыткан иде. Әмма күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең уңышын җыйганнан соң, күңелгә тынычлык керде. 150 мең тонна сенаж тупладык. Тагын шул кадәр күләмдә кукуруздан силос салырга планлаштырабыз. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында хәл бик авыр, ашлыкка, сөткә бәяләр түбән. Әмма шуңа да карамастан, бирешергә, терлек санын киметергә уйламыйбыз, киресенчә, районда яңа мал тораклары төзелә, искеләре ремонтлана», — диде ул. 

Марат Җәббаров, районда башкарыла торган эшләргә югары бәя бирде.

«Кайбер районнарда терлекчелек тә, игенчелек тә юк, эш ничек бара, шулай бара. Кукмара районы ул бик үзенчәлекле: терлек азыгын да, ашлыгын да кайгыртасыз. Республика программаларыннан да уңышлы файдаланасыз, төзелешләр дә тукталып тормый», — диде министр.

Шушы көннәрдә Поч. Күчү җирлегендә инвестор көче белән яңа сөт-товар фермасы салына башлаячак. 

Марат Җәббаров Кукмара районында урып-җыюның барышы белән танышты

«Яңа объект төзелешенә беренче таш салу — һәрвакыт күңелле вакыйга. Ул авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы булгач, безгә тагын да сөенеч. Бу — зур масштаблы проект. Инвесторның омтылышы, район җитәкчелеге ягыннан теләктәшлек бар. Кукмарага килгәч, карап йөрүе үзе бер күңелле: анда ферма, монда ферма... Шуңа күрә сөт күләме дә зур. Алга таба сөт заводы буенча да планнарыгызның тормышка ашуын телим. Без дә бу эшләрдән читтә калмабыз, әлеге проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәрбез», — диде Марат Җәббаров.

Бренче этапта 600әр сыер сыйдырышлы ике корпус һәм савым залы сафка басачак. Алга таба ел саен төзелешләрне дәвам итеп, 4800 савым сыерга исәпләнгән ферма барлыкка киләчәк, шулай ук аерым бозаулату, карантин бүлеге һәм башка биналар да салырга уйлыйлар. Башта фермада 25-30 кеше эш белән тәэмин ителәчәк, алга таба әлеге сан үзгәрәчәк, дип ышандыра инвестор.

«Мин авыл хуҗалыгы тармагында яңа кеше. Башта кара нефть белән шөгыльльләндем, хәзер ак „нефть“ белән эшләячәкмен. Сөт җитештерү күләме буенча да сынатмабыз дип уйлыйм. Ни өчен Кукмараны сайладык дигәндә, биредә администрациянең теләктәшлеге бар, кемгә мөрәҗәгать итсәң дә ярдәм итәргә әзер торалар», — диде инвестор Нияз Аитов.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев