Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Студентлар уку йортында битлек киячәкләр

Бинага керү юлында көнгә ике тапкыр һәркем температурасын үлчәтергә тиеш.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, яңа уку елында студентлар дәресләргә битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

Марина Трофимова сүзләренә караганда, студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга, педагогик состав һәм башка персонал битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш. “Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентлар битлекләрсез була ала», — диде ул.

Шулай ук бинага керү юлында көнгә ике тапкыр һәркем температурасын үлчәтергә тиеш.

Югары уку йортларына керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелу, тәнәфесләрдә барлык аудиторияләрне җилләтү зарур.

Ачылу алдыннан белем йортларында махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәреләчәк.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев