Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөт бәяләренең төшүе халыкны мал асраудан биздермәсме?

Кукмара районында үткән ел шәхси хуҗалыкларда 2,5 миллиард сумлык продукция җитештерелгән

- Сөт бәясенең кисәк кенә төшүе 2008 елда да күзәтелгән иде. Шуны сәбәп итеп, шәхси хуҗалыклар гына түгел, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә сыерлар санын киметтеләр. Аннан соң бәя яңадан күтәрелде, әмма кыска гына вакыт эчендә сыер малын үстерү мөмкин түгел шул, - диде район башлыгы Сергей Димитриев. - Шуңа да мин терлек тотучыларны азрак сабыр булырга, сыерларны бетермәскә өндим. Мал асрау – авыр, мәшәкатьле эш, ләкин терлек, кош-корт асрамасаң, башка керем алу чыганагы да булмаса, авыл җирендә ничек яшәргә мөмкин? Хәзерге көчле технологияләр заманында күмәк хуҗалыклар да бар кешене эшле итә алмый. Шуны аңлап, терлек санын арттыра барган гаиләләр дә күп. Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 15 мең 513 мөгезле эре терлек булса, 96 шәхси хуҗалыкта өчтән күбрәк сыер асрыйлар. Моңа дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дә этәргеч бирә. Узган ел, мәсәлән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 17 миллион сумлык субсидияләр өләшенде. Үзебезнең районда оештырылган ярдәмне – кимендә өч сыер асраган шәхси хуҗалыкларга арзан бәягә печән өләшүне дә терлек хуҗалары хуплап каршы алды. Узган җәйдә бер төргәге 500 сумнан 1200 рулон печән өләшенде. Бу тәҗрибәне тагын да киңәйтү өчен Татарстан Президенты тарафыннан Кукмара аграр көллиятенә өстәмә техника да бүлеп бирелде. Шушы чаралар һәм авыл халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкларда 31 мең 609 тонна сөт, 7043 тонна ит җитештерелде. Акчалата исәпләгәндә бу 2,5 миллиард сумлык дигән сүз, ягъни бер хуҗалыкка уртача 236 мең сумлык керем алынды. Зур Сәрдек җирлегендә әлеге күрсәткеч 621 мең сумга җитте, шул ук вакытта 150-200 мең сум белән канәгатьләнеп калган җирлекләр дә бар. Бу бездә әле файдаланылмаган резервларның күп булуы турында сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев