Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөрем газы үлем куркынычы белән яный

Агымдагы 2019 ел башыннан гына да якынча 20 кеше зыян күрде, берничә очрак үлем белән тәмамланды

Соңгы вакытта республикабызда сөрем газы белән агулану очраклары ешайды. Агымдагы 2019 ел башыннан гына да якынча 20 кеше зыян күрде, берничә очрак үлем белән тәмамланды. Республиканың дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре тикшерүеннән күренгәнчә, ике очракта агулану сәбәбе – аш-су бүлмәсеннән төтеннең тышка чыгарылмавы һәм чиста һава кермәве. Бер очракта тәрәзәләр келәй белән ныгытып ябыштырып җылытылган, икенче очракта бүлмәне җилләтү (вентиляция) тишеге обой белән ябыштырып капланган булган. Газ приборлары яхшы эшләсен һәм сөрем газы фатирдан чыгып китсен өчен һава керергә тиеш. Бүгенге көндә торак йортлар һава керү клапаны булмаган пластик тәрәзәләр, резин тыгызлагычлы герметик ишекләр белән җиһазланган, нәтиҗәдә һава йөреше һәм сөрем газы чыгу балансы бозылган. Клапаннар булганда да, кайберәүләр аларны кышын ябып тоталар, бинаны җилләтү тишекләрен томалап куялар. Төзек булмаган газ приборларыннан файдаланмау, бинада һава йөрешен тәэмин итү, мәсәлән, форточканы ачып кую, бу гадәткә балаларны кечкенәдән өйрәтү сезне агуланудан сакланырга, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерләрен саклап калырга ярдәм итәр.

Елена АРЕФЬЕВА, Дәүләт торак инспекциясе 
Үзәк инспектор бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk