Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең супер-финалына Кукмара районыннан кемнәр үткәнлеге билгеле булды

Яшь талантлар Казанның “Уникс” күңел ачу комплексында безнең районны яклап чыгыш ясаячаклар

Кичә Созвездие-Йолдызлык” XIX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы тәмамланды. Анда Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан килгән меңнән артык яшь талант катнашты.

Зона фестиваленең өченче көнендә Казанга баручыларның исемлеге билгеле булды. Кукмарадан суперфиналга сигез номер үтте. “Улыбка” вокаль ансамбленең кечкенәләр һәм уртача яшьтәгеләр төркеме, Илзирә Зариповалар беренче урынга лаек булды. “Выше радуги” вокаль ансамбленең кечкенәләр һәм уртача яшьтәгеләр төркеме, Алена Ишмурзиналар – икенче, Алинә Галимҗанова, Даниэль Петров һәм Рината Фәткуллиналар дуэты өченче урынны яулады. Алар барысы да 14-18 апрель көнне район данын яклап, “Уникс”та чыгыш ясаячаклар. Райондашларга уңышлар телик!

фото: Фәнил Мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X