Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы елларда Кукмарада су буйларында кондызлар күбәеп китте

Алар күпьеллык агачларны егалар. Нурминкә яр буенда да шундый зур-зур өч агачны аударганнар

Беркөнне редакциягә Кукмарадан Марсель Минһаҗев шалтыратып: “Газетаның алдагы саннарының берсендә агач утырту турында мәкалә басылган иде. Билгеле, бу - изге гамәл. Әмма соңгы елларда су буйларында кондызлар күбәеп китте. Алар күпьеллык агачларны егалар. Нурминкә яр буенда да шундый зур-зур өч агачны аударганнар, инде дүртенчесенә тотынганнар. Кондызлар агачларны гына егып калмый, алардан плотиналар да ясый, ул исә су басуга китерә. Әйтик, бервакыт Туеш ягында су булмады. Без андый вакытта самавыр янындагы чишмәгә йөри идек. Әмма кондызлар бөя ясау нәтиҗәсендә, аны су баскан. Үткән ел да шундый ук хәл булган иде. Әлеге җәнлекләрнең үрчүен контрольдә тоту өчен берәр чара күреп булмыймы, нәкъ көзге ау сезоны вакыты бит,” – дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Кукмара районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы Ленар ГАЛИМУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек. 
- Су кондызлары нинди хайваннар, соңгы вакытта аларның күпләп үрчи башлавына нәрсә сәбәпче булды? 
- Су кондызлары - бик матур, тырыш җәнлекләр. Кайчандыр алар Кызыл китапка да кертелгән булган. Аларны мехы, ите, мае өчен аулаганнар. Әмма соңгы елларда кызыксыну кимеде, һәм аларның саны шактый артты. Кондызлар чиста сулы елга, инешләрдә генә яшиләр. Димәк, бездә сулыклар чиста. Һәм алар агачлы, чыбык-чабыклы урыннарны сайлыйлар. Шуңа күрә елга, инеш буйларын артык үскән үсемлекләрдән чистартып, тәртипләп торырга кирәк. 

- Бу җәнлекләргә көзге ау сезоны кайчан башланды? 
- Ау сезоны беренче октябрьдә ачылды, һәм ул 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Әмма хайваннарны аулауның үз тәртибе бар. Һәр территориягә республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан лимит бирелә. Мәсәлән, Кукмара ау хуҗалыгына бары тик 5 кондызны аулау өчен квота каралган, Лубянга ул бераз күбрәк – 10, ә Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгына – 15. Аучылык белән шөгыльләнү өчен рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Ә кәгазь бер кондыз тотарга гына бирелә. Рөхсәтсез ау оештырган өчен административ җаваплылык һәм биш мең сумга хәтле штраф каралган. Тагын шунысын искәртеп үтик: торак пунктлар янында мылтыктан ату тыела. Мондый законнар юктан гына барлыкка килмәгән, һәрберсенең үз нигезләмәсе бар. Табигать байлыкларының сакланышы турында барыбыз да кайгыртырга тиеш. Балаларны да кечкенәдән әйләнә-тирәдәге чисталыкны сакларга өйрәтеп үстерсәк, үзебез бу эштә аларга үрнәк булсак иде. 

- Кондызлар төзегән плотиналарны җимерергә ярыймы? 
- Безнең тырышып салган йорт-җирләребезне килеп ватып-туздырып китсәләр, бер дә яхшы булмас иде. Кондызларның да буаларын рөхсәтсез җимерергә ярамый, моның өчен штраф каралган. Су кондызлары - бик көчле архитектор-төзүчеләр. Аларның бөяләре бик нык була, аның астына үзләренә оя ясыйлар, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыралар. Шушы сулыкларга башка балык, кош-кортлар да килә. Бу бит - экосистема. Аны бозарга ярамый. 

- Сезгә әлеге җәнлекләрдән зарланучылар бармы? 
- Миңа кондызлардан зыян күрдем дип хәбәр итүчеләр юк. Алар, иң беренче чиратта, әлеге мәсьәләне үзләренең җирлек башлыкларына җиткерергә тиеш. Ул үз территориясенә караган ау хуҗалыгына шул турыда аңлатып гариза яза. Һәм без урынга чыгып тикшерәбез, өйрәнәбез. Әгәр хайваннарның санын, чыннан да, көйләү таләп ителсә, дәүләт комитетына хәбәр итеп, рөхсәт алына. Кукмара таулары, Нурминкә, Ятмас-Дусай ягындагы Мишә һәм Лубянка елгалары районда аеруча саклана торган табигый территория булып исәпләнә. Бу урыннарда төзелешләр алып барырга, агачларны кисәргә, ау белән шөгыльләнергә ярамый, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Кукмарада су кондызларының саны алай күп түгел. Безнең хезмәт – җәнлекләрне саклау һәм санын көйләү. Хайваннарны юк итеп, мәсьәләне хәл итеп булмый, бу - берьяклы гына фикер. 

Ризилә КОРБАНОВА

фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk