Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шакировлар: Максатыбыз – тулысынча Кукмараның үз «продуктын» булдыру

Эшләнмәләрдә төрле халыкларның милли орнаментлары чагылыш таба, чөнки һәр халык үзенең милли бизәген күрергә тели.

Кукмарабызда талантлы, булдыклы, тырыш кешеләр бик күп. Беркөнне нәкъ менә шундый күркәм гаилә белән якыннанрак танышырга туры килде. Кукмарадан ирле-хатынлы Диләрә һәм Артур Шакировлар безне үзләренең якты, уңайлы остаханәләрендә каршы алды. Биредә алар үз куллары белән балчыктан нинди генә эшләнмәләр ясамыйлар: өчпочмак, лалә чәчәге формасында тәлинкәләр, чынаяк, ваза, төрле сыннар...

Артур белән Диләрә бер-берсе белән кечкенәдән таныш, бергә уйнап үскәннәр, икесе дә 3нче урта мәктәпне тәмамлаганнар, бер югары уку йортын сайлап, бары тик төрле факультетларда белем алганнар. Артур һәрвакыт дизайнер булырга хыялланган, шуңа күрә сәнгать бүлегендә укыган, ә Диләрә исә татар филологиясе факультетын тәмамлаган. 

«Укып бетергәч, Казанда төпләнербез дип уйладык, чөнки бу вакытта график дизайны буенча үз карьерабызны булдыра башлаган идек. Тик шул ук вакытта Кукмара белән дә эләмтәне өзмәдек: рекламалар ясадык, фотога төшерү белән шөгыльләндек... Шул елларны Кукмарада “Галактика” балалар иҗат йорты ачылды, һәм безнең икебезне дә анда эшкә чакырдылар», - диде яңа танышларым. 

Артур – балаларга компьютер графикасы, ә Диләрә декоратив-гамәли сәнгать буенча белем бирергә тиеш була. Әмма иҗат йортында балчыктан әйберләр ясау бүлеге дә ачылачагы билгеле булгач, алар икесе дә әлеге эш белән кызыксынып киткәннәрен сизми дә калалар. Моның өчен Казанда махсус курслар тәмамлыйлар, өстәмә әдәбият укыйлар, интернеттан эзләнәләр, һөнәрчеләр белән очрашалар. Алга таба Артур – компьютер графикасы, рәсем сәнгате, ә Диләрә балчыктан әйберләр ясау буенча (гончарное дело) балаларга күнекмәләр белем бирә башлый.

«Балчыктан әйберләр ясау – зур сәнгать. Без әле дә аның барлык нечкәлекләрен белеп бетермибез, өйрәнәбез, камилләшәбез. Шунысы кызганыч: Кукмарада элек-электән бик кәсепле халык яшәсә дә, балчык эшен белүче юк, шуңа күрә күрше-тирә районнардан эзләргә туры килә. Нократ Аланы шәһәреннән журналистлар бер бабай Сабантуйга чүлмәкләр ясап бирә иде, диделәр. Әмма ул кешене таба алмадык», - дип сөйләде Шакировлар.

Әлеге хезмәт күпләрдә кызыксыну уята, балалар дәресләргә яратып йөриләр. Биш төркемдә алтмышлап бала шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Диләрә декрет ялында икән, аның урынына  укытырга кеше булмау сәбәпле, дәресләр туктатылган. Артурның исә үз фәннәре күп, вакыты җитми, диделәр. 

Шуңа күрә Шакировлар үзләренең студияләрен ачарга булганнар. Кукмарада бу эшне туктатасы түгел иде, ди алар. Мастер-классларга исә ике-өч яшьлек сабыйлардан алып, һәркемне кабул итәләр. Дәрес барышында кечкенәләр - һөнәргә өйрәнеп, өлкәннәр дөнья мәшәкатьләреннән ял итеп, тынычланып китәләр. 

Эшләнмәләрдә исә төрле халыкларның милли орнаментлары чагылыш таба, чөнки һәр халык үзенең милли бизәген күрергә тели. Әзер продукцияне төрле күргәзмә, этник фестивальләрдә тәкъдим итәләр. 

«Кукмара – күпмилләтле район, без һәр халыкның мәдәниятен үзебезнең иҗатыбызда чагылдырырга тырышабыз. Иң элек татарларның милли ризыгы – өчпочмак өчен савыт ясадык. Ул халыкта зур кызыксыну уятты. Хәтта Казанда шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән күргәзмә вакытында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та аларны күреп алып, сез каян килдегез, дип кызыксынды. Кукмарадан икәнебезне белгәч, гаҗәпләнеп, кат-кат сорашты. Хәзер исә удмуртларның орнаментлары белән милли ризыклары – перепечи өчен тәлинкәләр эшлибез. Барлык формаларны да үзебез уйлап чыгарабыз. Әмма аңа кадәр һәр милләтнең мәдәниятен ныклап өйрәнәбез. Ә тәүге җиңүебез Нократ Аланында Нәүрүз бәйрәме уңаеннан оештырылган күргәзмәдә булды, анда беренче урынны алган идеек», - диде яңа танышларым. 

Керамик савыт-сабаларның барысы да экологик яктан чиста, көндәлек куллануга яраклы. Чималны интернет аша заказ биреп кайтарталар, һәрбер эшләнмәне кулдан ясыйлар. Балчыкны ныклап изәр өчен өстәлләрне дә Артур агачтан эшләгән. Әзер әйберләрне мичтә мең градустан да ким булмаган эсселектә киптерәләр. Хәтта буяу өчен дә сөт кенә кулланалар. Ул һәр эшләнмәгә үзенчә төс бирә, һәм һәр товар үзгә, кабатланмас булып чыга. Рәсем, орнаментларны шулай ук Артур үзе ясый. Монда бер химия дә юк, бу дүрт стихия - балчык, су, һава, уттан барлыкка килгән сәнгать әсәрләре, диделәр. 

«Без Тукай тыкрыгы урамында яшибез, аннан ерак түгел генә урында бер чокыр бар. Минем бабай оста мичче иде, аның ул балчыкны мич чыгарырга, кирпеч сыларга бик әйбәт дип әйткәне хәтердә калган. Шуңа күрә без дә бу балчыкны чимал буларак кулланып карарга уйладык, әмма аны эшкәртү бик авыр булды, аны катнашмалардан аеру өчен махсус җиһазлар кирәк. Ә аннан ясалган эшләнмәләр мичкә тыккач, эссегә чыдый алмыйча шартлады, ярылды, күпме хезмәт әрәм булды. Төрле күргәзмәләр вакытында таныш-белешләр аша Украина балчыгы иң яхшысы икәнен белдек, хәзер шуның белән эшлибез. Шулай да без бирешмибез, Кукмарада чыганаклар эзләүне дәвам итәбез. Өлкәннәрдән бер авылның елга буенда зәңгәр, ак балчык булуын ишеттек, юллар ачылгач, аны эзләп караячакбыз. Бәлки эшкәрткәч, бик яхшы чимал барлыкка килер. Максатыбыз – тулысынча Кукмараның үз “продуктын” булдыру», - диде Артур. 

Әлбәттә, бу эш зур чыгымнар сорый. Балчыкны эшкәртергә җиһаз, ә эшләнмәләрне ясарга түгәрәк (гончарный круг), яндырырга көчле мич кебек җиһазлар кирәк. Шуңа күрә Шакировлар төрле грантларда катнашалар. Әгәр уңайлы, җиңел җиһазлар сатып алсалар, күчмә мастер-класслар оештыру мөмкинлеге булыр иде дип хыялланалар.  Ә бүгенге көндә куллана торган  җиһазларның барысын да арендага алып эшлиләр, аларны күчереп йөртү мөмкинлеге юк икән.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk