Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үсешкә таба: «Урал» җәмгыятендә уңай үзгәрешләр күз алдында

«Урал» җәмгыятендә семинар үткәрелде.

«Урал» җәмгыятендә район, хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар үткәрелде. Алар «Правда» бүлекчәсенең техника паркында булып, ремонт эшләренең барышы, эретмә ясау үзәге белән таныштылар. Шулай ук терлекчелек тармагына караган мәсьәләләргә, бүгенге көнгә булган күрсәткечләргә тукталдылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

Берничә ел элек Өлге авылындагы фермада әйләнә-тирәне ташландык, җимерек мал тораклары ямьсезләп тора иде. Соңгы вакытта ураллылар берәм-берәм аларга икенче сулыш өрә башлады. Әнә 200 терлеккә исәпләнгән абзарны фураж склады итеп төзекләндергәннәр, хәзерге вакытта анда 2300 тонна арпа саклауга куелган. Ремонт эшләре 5 миллион 400 мең сумга төште, диделәр. Шундый ук 100 баш малга исәпләнгән абзарда да төзекләндерү мәшәкатьләре башланып киткән, көзге көннәр яңгырга кергәнче, стенасын күтәреп калырга, ә язга чыккач, түбәсен ябарга планлаштыралар. Ул бинаны алга таба орлык склады буларак файдаланырга уйлыйлар. Бу территориядә тагын бер шундый мал торагы калып бара. Киләчәктә анысына да чират җитәр, диделәр.

«Әлеге абзарларның стенасы, түбәсе сүтелеп, үзләренең кирпеченнән яңадан өелде. Акчаның төп өлеше идәненә бетон җәю өчен тотылды. Әле монда бәрәңге базлары да бар иде, аның икесе күмелде, өченчесе калып бара. Алга таба аларны кара балчык белән тигезләп, эшкәртеп куярга уйлыйбыз. Шулай ук биредә искесе урынына яңа электрон үлчәү урнаштырдык, ә Зур Кукмарада аны фуралар да керә ала торган 18 метрлы итеп ясадык», - дип, биредәге үзгәрешләр белән таныштырды «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов.

Болардан тыш, түбәсеннән су кереп интектергән Зур Кукмарадагы ремонт цехы да төзекләндерелгән, стеналары  штукатурланып җылытылган. Бозаулату абзарының да түбәсен, идәннәрен яңартканнар.

Хуҗалар быел игеннәрнең уңышыннан канәгать. 5 меңнән артык сөрүлек җирләренең якынча 3 мең гектарында бөртеклеләр игеп, гектарыннан уртача 42 центнер ашлык җыеп алынган. Бүгенге көндә кырларның 85 проценты туңга сөрелгән.

Ураллылар игеннәрдән югары уңыш алуда быел булдырылган эретмә ясау үзәгенең дә файдасын күргәннәр. Аны башка хуҗлыкларныкына караганда күпкә нәтиҗәлерәк, диделәр. Монда 25 тонналы ике мичкә - әзер эретмә, 50 тонналы мичкә су җылыту өчен куелган, алар карбамид үзәгенә тоташтырылган.  Биредә бер сәгатькә 75 тонна эретмә ясарга мөмкин икән.

Хуҗалыкта кышын терлек азыгы белән дә авырлыклар булмас дип ышандыралар, чөнки сенаж, силос, печән, салам запас белән әзерләнгән. Мал саны да алай күп түгел, 844 терлекнең 335е - савым сыерлар. Көндәлек 9 тонна сөт җитештерәләр.  

Бүгенге көндә хуҗалык кырлары игеннәрдән бушап калган. Бездәге табигать шартларында иң соңыннан өлгерә торган кукурузның 205 гектары карнажга алынып,  246 гектары силоска салынган. Шушы көннәрдә рапс культурасын да суктырып, складларга урнаштырганнар.

«Хәзерге вакытта хуҗалыкта тырма ремонты бара. Әлеге эшнең сиксән проценты башкарылды. “Правда” бүлекчәсендә бу хезмәткә дүрт кеше билгеләнде. Көннәр уңай торганнан файдаланып калырга тырышабыз, чөнки гаражларны ягып җылытасы юк, якты, уңайлы», - дип аңлатты җитәкче.

Хезмәт көннәре, пай җирләре өчен ашлык, печән, салам өләшенгән. Моннан тыш, авылларда терлек асрап көн күрүче шәхси хуҗалыкларның пай җирләре җәмгыять исәбендә булганнарына килограммы - 7 сумнан, калганнарга 8 сумнан барлыгы 150 тонна арпа бирелгән.

Әмма ни генә булмасын, эшкә бәя акча белән билгеләнә. Хуҗалыкта уртача 98 кеше хезмәт куя икән. Ел башыннан бүгенге көнгәчә 21 миллион 713 мең сум хезмәт хакы түләнгән. Бер эшчегә бүлеп караганда ул айга уртача 27 мең 695 сум чыга.

Бу елның сигез аенда хуҗалыкта акча кереме 124 миллион сумны тәшкил иткән. Шуның 59 миллион сумы терлекчелектән булса, 65 миллион сумы игенчелектән алынган.

Илназ ГАЛӘВЕТДИНОВ, «Урал» җәмгыяте агрономы:

Без быел игеннәрнең чыгышыннан канәгать, бер гектардан уртача 42 центнер уңыш җыеп алдык. Кәчимир авылы янындагы кырга  чәчелгән язгы яңа сортлы арпа хәтта гектарыннан 73 центнер бөртек белән сөендерде. Бу басуда механизатор, Кәчимир авылыннан Мансур Хисмәтуллин эшләде. Ул МТЗ-1221 тракторы белән көздән үзе сукалады, чәчте, тамырдан тукландырды. Быел да игеннәрне җыеп алгач, әлеге мәйданнарны сукалап куйды. Мансур абый - хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе, үз эшенең остасы.

Гомумән, бездә чәчүлек материал яхшы, барысы да элита һәм супер-элита сортлы. Орлыкларны районыбыздагы «Тойма» җәмгыятеннән, төрле фәнни-тәҗрибә институтларыннан сатып алдык. Кырларны көздән сукалап калдырган  идек. Игеннәргә, тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 85 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелде. Шулай ук өч тапкыр яфрактан тукландырдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X