Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриевның Белем көне уңаеннан бәйрәм котлавы

Һәрберебезнең тормышында беренче сентябрь - дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга, диелә котлауда

- Кадерле балалар, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар!

Сезне чын күңелдән 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйм һәм яңа уку елына иң изге теләкләремне юллыйм.

Һәрберебезнең тормышында беренче сентябрь - дулкынландыргыч һәм истәлекле вакыйга. Белем – кешелек дөньясының уртак байлыгы, шуңа бу көн балалар һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен генә түгел, бөтен халык өчен уртак бәйрәмгә әверелде.

Тиз үзгәрүчән тормыш, заман икътисадының катгый шартлары белем һәм тәрбия бирүгә югары таләпләр куя. Югары квалификацияле белгечләр һәм иҗади фикер йөртүче шәхесләр әзерләү, яшьләрдә әхлакый һәм гражданлык-патриотик сыйфатлар булдыруда мәктәп һәм җәмгыять бергәләп эшләргә тиеш. Моның өчен районыбызда барлык шартлар да булдырылган. Яңа уку елы барыбыз өчен дә яңа иҗади казанышлар һәм җиңүләр елына әверелсен. Барыгызга да тынычлык, имин-мул тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев