Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Зур Кукмара авылынан Нургали Йөзмәхәммәтовны юбилей белән котлады

Юбилярга Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылды.

Бүген Зур Кукмара авылының мөхтәрәм кешеләренең берсе  -Йөзмәхәммәтов Нургали Йөзмөхәммәт улына  90 яшь тулды.

Нургали абый хезмәт юлын 1948 елда Кукмара итек фабрикасында башлап җибәрә, әлеге еллар башта фабрика каршындагы ФЗО мәктәбендә уку, аннан соң цехта эшләү белән хәтерендә саклана. Армиядә хезмәт иткән елларны ул бик сагынып, иң ышанычлы, тугры дуслар бүләк иткән, аны шәхес буларак үстергән чор итеп яратып искә ала. Нәкъ менә шул елларда аңа якты күңелле, алга таба укырга, үсәргә дигән этәргеч бирүче кешеләр очрый. Армиядә уңышлы хезмәт итеп, якты хыяллар һәм зур максатлар белән кайткан егет туп-туры Казан авыл хуҗалыгы техникумына - колхоз рәисләре әзерләү мәктәбенә укырга керә.

1957 елда Нургали абый туган авылына - XXI партсъезд исемендәге колхозга өметле яшь белгеч - агроном булып эшкә кайта, шул ук елны читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укуын дәвам итәргә тәвәккәлли һәм ялгышмый, ниятләре уңышлы тормышка аша. 1962 елда яшь, белемле, яңа идеяләр, планнар белән канатланып йөрүче Нургали абыйга шул ук колхоз рәисе вазыйфасын тәкъдим итәләр, һәм ул җиң сызганып эшкә тотына. 1988 елдан 1997 елга кадәр Нургали абый Саклык банкының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе була, нәкъ шул чорда әлеге оешманың өр-яңа бинасы барлыкка килә.

Күркәм юбилее уңаеннан Нургали Йөзмөхәммәт улын район башлыгы Сергей Димитриев, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Җамалиева, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевлар тәбрик иттеләр.

Юбилярга Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Фото: Лилия Нургалиева/ “Хезмәт даны”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X