Сергей Димитриев Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый!
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.
- Май ае - табигатьнең яңаруы һәм яшәрүе белән беррәттән, кеше күңелендә оптимистик рух, өмет һәм ышаныч уята торган чор, - диелә котлауда. - 1 Май бәйрәмен дә без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә үткәрергә күнеккән. Кемдер бәйрәмне язгы кыр эшләрендә катнашып уздырса, икенчеләр төзелеш-ремонт эшләре белән мәшгуль. Шәхси хуҗалыкларда исә көн буе җыештыру, юу, бакча эшләре дәвам итә. Эшли алу, эшли белү - үзе зур бәхет бит ул. Бу хакта онытмыйк һәм мул тормыш ачкычының үз кулларыбызда булуын хезмәтебез, тырышлыгыбыз белән раслыйк. Бүгенге уңышларыбыз - эшчеләрнең, төзүчеләрнең, игенчеләрнең, укытучыларның, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең уртак казанышы. Без бердәмлек яклы, бергә булсак, теләсә нинди эшне башкарып чыгарга сәләтле.
Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм белән котлап, барыгызга да бәхет, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев