Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Район башлыгы әлеге һөнәрнең мөһимлеген ассызыклады.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев төзелеш комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - Төзүчеләр көне белән котлады. Котлау сүзләрен ул үзенең  Инстаграм битендә бастырды.

«Хөрмәтле төзүчеләр! Хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Төзүчеләр көне белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итә Сергей Димитриев район халкына.

Район башлыгы төзүчеләр эшенең мөһимлеген ассызыклады. 

«Һәрвакытта да төзүче һөнәре халыкта хөрмәткә лаек булды. Сез үз хезмәтегез белән торак комплекслар һәм сәнәгать предприятиеләре, мәктәпләр һәм дәваханәләр, күперләр төзисез, магистральләр һәм коммуникацияләр саласыз, шәһәрләрнең архитектур йөзен тудырасыз. Хезмәтегез һәм остазлыгыгыз өчен зур рәхмәт», - диде район башлыгы. 

Шулай ук Сергей Димитриев район халкына нык сәламәтлек, зур бәхет, яңа, иң кыю планнарның тормышка ашуын, уңышлар һәм иминлек теләде.
 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk