Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев тыл ветераны Өмелгөлсем Мәрданованы 95 яшьлек юбилее белән котлады

Тормыш иптәше Рәкыйп Мәрданов белән гомерләрен мәктәпкә һәм балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаганнар

Манзарас авылында гомер кичерүче тыл ветераны Өмелгөлсем Мәрданова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярны әлеге вакыйга белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Манзарас һәм Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыклары Рәшидә Хәбибуллина белән Нургаян Мөхәммәтҗанов, социаль яклау бүлеге вәкиле Регина Мусина, Түбән Өскебаш мәктәбе директоры Илнур Муллахмәтовлар да үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

Өмелгөлсем Мәрданова Түбән Үрәс авылында дөньяга килгән. Тормыш иптәше белән гомерләрен мәктәпкә һәм балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаганнар. Сугышта катнашкан Рәкыйп Мәрданов – Битләнгер башлангыч мәктәбе директоры, ә Өмелгөлсем ханым укытучы булып хезмәт куйган.

Алар бергәләп 53 ел гомер кичергәннәр, 4 баланы тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше белән ике баласы бакыйлыкка күчкән. Ул бүгенге көндә кызы Гөлнур Шакирова гаиләсендә яши. Ә икенче кызы Илзирә Шәвәлиева, Казаннан кайтып, әнисе һәм якыннарының хәлен даими белеп тора.

95 яшьлек Өмелгөлсем ханым өйдәге барлык эшләрне үзе башкара, район газетасын энәсеннән җебенә кадәр укып бара. Балалары, 4 оныгы, 4 оныкчыгы һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп көн күрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk