Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: Сәләте булган, әлеге өлкәдә янып-көеп йөргәннәр генә укытучы булып эшли ала

Кукмарада Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.

Мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.

Чарада катнашкан мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде.

«Бүген районыбызда зур бәйрәм. Без аны ел саен яратып, җылы итеп каршы алабыз. Казанда узган республикакүләм Укытучылар көнендә Президентыбыз: “Укытучы булу ул – зур җаваплы миссия, сәләт”, - дигән иде. Чыннан да, бары тик сәләте булган, әлеге өлкәдә янып-көеп йөргәннәр генә укытучы булып эшли ала. Мәгариф системасының нинди җаваплы тармак икәнен аңлыйм һәм сизәм. Белем һәм тәрбия бирү буенча районның республикада югары урын биләвендә, яхшы күрсәткечләр булуда мәгариф хезмәткәрләренең өлеше зур. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телим», - диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин да бәйрәм уңаеннан үзенең изге теләкләрен ирештерде. «Бүгенге залда гомерләрен мәгарифкә багышлаган укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары утыра. Сез яшь буынга белем һәм тәрбия бирәсез, балаларның киләчәк язмышларында зур роль уйныйсыз. Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм», - диде ул.

Бәйрәмдә бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр, мактау грамоталары тапшырылды. Махсус чакырылган кунак ИлГәрәйнең җырлары, балаларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф өстәде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk