Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев сайлау участогына тормыш иптәше Виктория белән килгән иде

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев 1669нчы номерлы сайлау участогына тормыш иптәше Виктория белән килгән иде.

-Сайлау участогына килеп үз тавышыңны бирү - һәркемнең изге бурычы. Без киләчәкне сайлыйбыз. Бу вакыйгадан беркем дә читтә калырга тиеш түгел, чөнки һәр тавыш илебезнең язмышын хәл итүдә катнаша.

Сайлау участогында иртәдән үк кеше күп иде: гаиләләре, балалар белән дә киләләр. Сайлаучыларны урамнан ук матур музыка тавышы каршы ала, һәр җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Теләгән һәркем хуш исле камыр ризыклары белән сыйланып, истәлеккә фотосурәткә дә төшә алды.

-Без Малмыж шәһәрендә яшәүчеләр булып теркәлсәк тә, Кукмарада торабыз. Алдан гариза язып, менә бүген бирегә тавыш бирергә килдек, - диделәр сайлау участогына беренчеләрдән булып килгән әниле-кызлы Светлана һәм Венера Салихҗановалар. –Сайлауларга һәрвакыт йөрибез. Чөнки без илебезнең киләчәге өчен борчылабыз.

-Сайлау участогы ачылган вакытка бездә 1989 сайлаучы теркәлгән иде, - диде 1669нчы номерлы участок сайлау комиссиясе рәисеДиләрә Бариева. - Кырык биш көн алдан кырык гариза башка урыннарда сайлау өчен, хәзерге вакытка алтмыш җиде гариза өйдә сайлау өчен бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев