Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны Сабантуйлар белән котлады

Сабантуй да безнең милли мәдәниятебезне баета, буыннарның рухи бердәмлеген ныгыта. Аның төрле милләт халкын берләштерү, гореф-гадәтләребезне саклап калу, үстерүдә дә өлеше ифрат зур, - диелә котлауда

Кукмара муниципаль район   башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлап, изге теләкләрен җиткерде:

- Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, шифалы яңгырлар да явып үтте. Терлекчелек тармагында да мул продукция җитештерү өчен кызу эш кайный, - диелә котлауда. - Халык хуҗалыгының башка тармакларында да эш тынып тормый. Дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы районыбызда тотрыклылык булдыра, яшәү шартларын яхшырта.  Хезмәт сөючән, һөнәрле райондашларыбыз матур итеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. Сабантуй да безнең милли мәдәниятебезне баета, буыннарның рухи бердәмлеген ныгыта. Аның төрле милләт халкын берләштерү, гореф-гадәтләребезне саклап калу, үстерүдә дә өлеше ифрат зур.

Сезгә, кадерле дуслар, бәйрәм көннәрегезнең күңелле үтүен, бәхет, сәламәтлек, хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Сабантуйның кабатланмас рухы сезгә ел дәвамына җитәрлек энергия бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk