Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: Мәктәп бусагасыннан ук яхшы кадрлар әзерләргә тиешбез

Бу уку елында 115 бала төрле фән олимпиадаларында катнашты, 76сы җиңү яулады.

Район Мәдәният йортында 2020-2021 уку елында Бөтенроссия, халыкара, төбәкара, республика һәм фән олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призер булганнарны хөрмәтләү тантанасы узды.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

«Бүген районыбызда бик матур бәйрәм уза. Бу уку елында 115 бала төрле фән олимпиадаларында катнашты, 76сы җиңү яулады. Нәтиҗәләр бик яхшы. Бу - укучыларның, укытучыларның һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы. Барыгызга да рәхмәтем зур. Балаларга тиешле белем-тәрбия бирү өчен районда бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Тик менә авыл җирлекләрендә генә өстәмә шөгыльләнүләр өчен мөмкинлекләр юк. Яңа уку елында без бу мәсьәләне дә хәл итәргә тырышырбыз. Бүгенге көндә районда яңа төр форматта күп кенә предприятиеләр ачыла. Районыбыз алга барсын өчен без мәктәп бусагасыннан ук яхшы кадлар әзерләргә тиешбез. Балалар тирән белем алсалар, кайда гына эшләсәләр конкурентлыкка сәләтле булачаклар», - диде район башлыгы.

Сергей Димитриевич алдагы елларда әлеге слетны барлык укучыларны да җәлеп итеп, зур масштабта уздырырга планлаштыруларын да билгеләп узды. 1 июнь - Балаларны яклау көнендә бик матур чара булачак, диде ул.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин да залда утыручыларга үзенең изге теләкләрен ирештерде.

«9 сыйныфны быел - 520, ә 11не 217 укучы тәмамлый. Дәүләт имтиханнары да башланып китте. Сынауны 100 баллга тапшыручылар быел да булыр дип өметләнәм. Олимпиадалар буенча быел үсеш күзәтелә. Анда призлы урын алу өчен, әлбәттә, зур тырышлык кирәк. Барыгызны да тәбрик итәм, исәнлек-саулык телим, алга таба да югары үрләр яуларга насыйп булсын», - диде ул.  

Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев