Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кулланучылар кооперативы хезмәткәрләре көне белән котлый

Халыкны азык-төлек, көнкүреш кирәк- яраклары белән тәэмин итүгә, сыйфатлы сәүдә һәм тукландыру хезмәте күрсәтүгә зур өлеш кертәсез, диелә котлауда

7 июль – кулланучылар кооперативы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан район башлыгы Сергей Димитриев әлеге тармакта эшләүче райондашларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

- Халыкны азык-төлек, көнкүреш кирәк- яраклары белән тәэмин итүгә, сыйфатлы сәүдә һәм тукландыру хезмәте күрсәтүгә зур өлеш кертәсез, - диелә котлауда. - Бүгенге конкурентлык шартларында югалып калмас өчен, сезгә зур тырышлык куярга, халыкның ихтыяҗын һәм зәвыгын өйрәнеп, хезмәтне шул таләпләргә яраклаштырып оештырырга туры килә. Шушы авыр һәм җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телим. Әлеге тармакта күрсәткечләр тагын да яхшырыр, эшчәнлекнең яңа төрләре барлыкка килер, райондашларыбыз хезмәтегездән һәрчак канәгать калыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X