Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Яз һәм хезмәт бәйрәме һәм якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады

Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз чәчәк атар, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышта яшәр дип өметләнәм, диелә котлауда.

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, мөэмин-мөселманнарны изге Ураза гаете белән котлады. 

«1 Май бәйрәмен без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә каршы алырга күнеккән.  Кемдер әлеге бәйрәм көннәрен язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт, әйләнә-тирәне чистарту эшләре белән мәшгуль. Ә Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Шунысы куанычлы: дин тотучылар  рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. 

Мул табын артында әлеге бәйрәмнәрне үткәреп җибәрү дә безнең тормышыбызның җитеш, имин булуын күрсәтә. Эшләү, ял итү – үзе бер бәхет бит ул. Бу хакта онытмыйк һәм мул тормыш ачкычының үз кулларыбызда булуын  хезмәтебез, тырышлыгыбыз белән раслыйк. Бүгенге уңышларыбыз – эшчеләрнең, төзүчеләрнең, игенчеләрнең, укытучыларның, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең уртак казанышы. Без бердәмлек яклы, бергә булсак, теләсә нинди эшләрне башкарып чыгарга сәләтле. 

Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз чәчәк атар, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышта яшәр дип өметләнәм», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев