Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Яңа ел белән котлый

"Районыбызда агымдагы ел җитештерүчән хезмәт, төзү-яңарту эшләре белән үтеп китте. Республикада тормышка  ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә,  социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды", - диелә котлауда

Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары!

Барыгызны да якынлашып килүче 2020 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.

Районыбызда агымдагы ел җитештерүчән хезмәт, төзү-яңарту эшләре белән үтеп китте. Республикада тормышка  ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә,  социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды. Үткән ел белән чагыштырганда, тулаем продукция җитештерү күләме артты. Алдынгы күмәк хуҗалыклар, эре сәнәгать предприятиеләре Кукмара данын еракларга танытсалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Барыбызның да көндәлек хезмәте, тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән: яшәгән төбәгебезне матур, бай, имин итәсебез килә. 

Алда безне зур бәйрәмнәр - 2020 елга аяк басу, Раштуа, Яңа ел каникуллары көтә. Алар һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, зур сөенечләр алып килсен. 2020 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын.

Бәйрәмнәр белән, кадерле дуслар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X