Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны ТАССР оешуның 100 еллыгы белән котлады

1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында Совет халык комиссариаты рәисе В.И.Ленин тарафыннан кул куелган Декрет кабул ителгәннән соң, бер гасыр дәвамында республикабыз катлаулы, шул ук вакытта данлы юл үтте, дип билгеләп үтте Кукмара районы башлыгы.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны ТАССР оешуның 100 еллыгы белән котлады.

«1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында Совет халык комиссариаты рәисе В.И.Ленин тарафыннан кул куелган Декрет кабул ителгәннән соң, бер гасыр дәвамында республикабыз катлаулы, шул ук вакытта данлы юл үтте. Авыр хәлле, ач, җимерек автономияле республикадан ул халык хуҗалыгының һәр тармагы алга киткән, үзенең шанлы эшләре белән дөньяда танылу алган, күпмилләтле халкы үзара дус-тату мөнәсәбәттә аңлашып гомер кичерүче төбәккә әверелде.

Татарстанның бер кисәге булган районыбыз да, төрле чорларга хас авырлыкларга бирешмичә, җитештерүчән эшчәнлек алып бара, һөнәрчелек белән шөгыльләнә һәм шуның нәтиҗәсендә җитеш, нык тормыш белән яши. Шәһәребез, авылларыбыз елдан-ел матурлана, төзекләнә, яңа парклар, сквер, ял итү урыннары, спорт һәм балалар уен мәйданчыклары төзелә. Районның сәнәгать предприятиеләре үз продукцияләре белән илдә генә түгел, дөнья базарын яуларга кереште, тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт җитештергән Кукмарабыз республикада, беренчеләрдән булып, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Шәһәребездә һәм авылларда төзелешләр кайный.

Үз хезмәте белән танылу алган төрле һөнәр ияләре, спортчылар, иҗат әһелләре, киләчәккә өметебез булган талантлы яшьләр – безнең горурлыгыбыз. Районыбызда һәр милләт кешесенә тулы канлы тормыш белән яшәргә, телен, мәдәниятен, үз гореф-гадәтләрен үстерергә зур мөмкинлекләр булдырылган. Төп көчебез – милләтләр дуслыгында, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәвебездә.

Районыбыз халкын барлык татарстанлылар өчен мөһим булган шушы истәлекле көн белән котлыйм. Киләчәктә төбәгебез тагын да чәчәк атсын, күгебез аяз, тормышыбыз тыныч, имин булсын!», - диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk